Көзге каникулда балаларның куркынычсызлыгы махсус игътибарда булачак
2017 елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 447 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 13 бала үлгән, 466 бала тән җәрәхәтләре алган. Узган елның бу чорына 481 һәлакәттә 11 баланың гомере өзелгән, 510ы сәламәтлегенә зыян алган булган. Анализлардан күренгәнчә, сентябрь аенда балалар катнашындагы һәлакәтләр 6,2 процентка арткан. Аларның...
2017 елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 447 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 13 бала үлгән, 466 бала тән җәрәхәтләре алган. Узган елның бу чорына 481 һәлакәттә 11 баланың гомере өзелгән, 510ы сәламәтлегенә зыян алган булган. Анализлардан күренгәнчә, сентябрь аенда балалар катнашындагы һәлакәтләр 6,2 процентка арткан. Аларның сәбәбе игътибарсызлыкта, саксызлыкта дип билгеләнә. Шуларны истә тотып, район ЮХИДИ бүлеге укучыларның каникуллары чорында - 30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр «Көзге каникуллар» дип аталган профилактик чара үткәрә. Бу көннәрдә инспекторлар җәяүле балаларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләренә, транспортта алып бару таләпләренә игътибар итәчәк, ата-аналар җыелышларына чыгачак, яктылык кайтаргыч элементлар куллануны активлаштыру буенча чаралар уздырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев