Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Видео: Тукай районында нефть ташый торган йөк машинасы ауган

Цистернадан 400 литр нефть аккан. Тукай районында нефть ташый торган йөк машинасы ауган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Һәлакәт хакындагы хәбәр 112 номерына кичә 20 сәгать 04 минутта килеп ирешкән. Цистернадан 400 литр нефть түгелгән. Һәлакәт урынына Яр Чаллы...

Цистернадан 400 литр нефть аккан.

Тукай районында нефть ташый торган йөк машинасы ауган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт хакындагы хәбәр 112 номерына кичә 20 сәгать 04 минутта килеп ирешкән.

Цистернадан 400 литр нефть түгелгән.

Һәлакәт урынына Яр Чаллы янгын сүндерү-коткару гарнизонының оператив төркеме, ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре килгән.

Һәлакәттә зыян күрүчене янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар гидравлика җиһазлары ярдәмендә чыгарган, беренче ярдәм күрсәткән һәм медицина хезмәткәрләренә тапшырган.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Видео: Тукай районында нефть ташый торган йөк машинасы ауган

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев