30 октябрь 2017 яңалыклары
-
Дәүләт имтиханын тапшыра алмаган, ләкин мотоциклны күз ачып йомганчы сүтеп җыя
Район Советы утырышында икенче елга «утырып» калган балалар язмышы проблемасын күтәрделәр. Бүген район Советы утырышында башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары Рамил Исаев 2016-2017 уку елының нәтиҗәләренә тукталып, тугызынчыларның 4есе төп дәүләт имтиханын тапшыра алмауларын, аларның икенче елга калуларын әйтеп үтте. Сынауны алар ике-өч мәртәбә биреп караган, ләкин тиешле баскычны...
-
Тукай районы Советының чираттагы утырышы үтте. Депутатлар нинди сораулар карады
30 октябрьдә Тукай муниципаль район Советының унтугызынчы утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, мәгариф, авыл хуҗалыгы, район башкарма комитеты, палата рәисләре, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Шулай ук утырышта Тукай районының иҗтимагый Советы рәисе, кеше хокуклары буенча район вәкаләтле вәкиле, бала хокуклары буенча район...
-
Җимерелгән язмышлар, төзәлмәслек яралар...
Сәяси репрессия корбаннарының төгәл саны турында әле һаман бәхәсләр тынмый. ТРның репрессия корбаннары исемлеге 27 томлык Хәтер китабында тупланган. Биредә РСФСРның Җинаятьләр кодексының 58нче маддасе (дәүләткә каршы эшчәнлек алып бару) буенча гаепләнгән кешеләр кертелгән. Репрессия еллары - илебез тарихында аяныч, җан өшеткеч вакыйгалар белән бәйле, миллионнарча ир-атлар һәм хатын-кызлар сәбәпсез...
-
Кнәз авылында түгәрәк өстәл артына җыелып сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр
Тукай районы Кнәз авылында яшүсмерләр арасында профилактик чара узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвеше нигезләре хакында түгәрәк өстәл уздырды.
-
«МАШААЛЛАҺ», «ИНШӘАЛЛАҺ», «ӘСТӘГЪФИРУЛЛАҺ» - БУ СҮЗЛӘРНЕҢ МӘГЪНӘСЕН БЕЛӘСЕЗМЕ?
"Туган телем үзем өчен, башка тел көнем өчен",- ди халык. Мөселманнар белән аралашкан һәркем аларның сөйләмендә гарәп теленнән алынган гыйбәрәләр еш яңгыравына игътибар итә. Ул сүзләр нәрсәне аңлата, гомумән, аларны кайчан кулланырга ярый? Бу сорауларга җавапны белмисез икән, аларны кушып сөйләшмәвегез яхшырак. Чөнки һәр гыйбәрә аерым бер хис-тойгыны белдергәндә кулланыла:...
-
Видео: Тукай районында нефть ташый торган йөк машинасы ауган
Цистернадан 400 литр нефть аккан. Тукай районында нефть ташый торган йөк машинасы ауган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Һәлакәт хакындагы хәбәр 112 номерына кичә 20 сәгать 04 минутта килеп ирешкән. Цистернадан 400 литр нефть түгелгән. Һәлакәт урынына Яр Чаллы...
-
30 октябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 30 октябрь көнне, Тукай районында болытлы һава, кичкә кадәр шулай сакланыр. Вак яңгыр. Һава температурасы көндез 7 градус җылы, төнлә +4 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразына караганда, иртәгә дә температура плюс тамгасы белән, яңгыр.