Җимерелгән язмышлар, төзәлмәслек яралар...
Сәяси репрессия корбаннарының төгәл саны турында әле һаман бәхәсләр тынмый. ТРның репрессия корбаннары исемлеге 27 томлык Хәтер китабында тупланган. Биредә РСФСРның Җинаятьләр кодексының 58нче маддасе (дәүләткә каршы эшчәнлек алып бару) буенча гаепләнгән кешеләр кертелгән. Репрессия еллары - илебез тарихында аяныч, җан өшеткеч вакыйгалар белән бәйле, миллионнарча ир-атлар һәм хатын-кызлар сәбәпсез...
Тарих белгечләре илебездә үткәрелгән репрессияләрне өч төргә бүләләр. Беренче зур төркем: сәяси гаепләүләр буенча хөкем ителүчеләр. Икенчесе: кулакларны класс буларак юк итү нияте белән авылда яшәүчеләрне кысрыклау, аларның милкен алу, сөргенлеккә җибәрү. Өченче төркем: аерым милләтләрне, халыкларны депортацияләү, ягъни яшәгән җирләреннән кузгатып, башка урыннарга күчерү. Тукай районының Чебенле авылында яшәгән Мулләхмәт Гыйләҗетдин улы Гыйләҗетдинов ике тапкыр репрессиягә эләккән. Россиянең Эчке эшләр министрлыгының ТР бүлегенең тарихи мәгълүматларында күрсәтелгәнчә, Мулләхмәт Гыйләҗетдинов 1889 елны туган, 1930 елны Минзәләнең РИК карары буенча кулаклыкта гаепләнгән, 1996 елны акланган. Бүгенге көндә Калмия авылында аның кызы - 94 яшьлек Хатимә әби Мәүлиева яши.
- Миңа 7-8 яшьләр тирәсе иде, безне «кулачить» иттеләр, бер нәрсә алырга рөхсәт итмичә, өйдән куып чыгардылар, астыбызга җәеп яткан чүпрәкләргә кадәр тартып алдылар, - дип сөйли Хатимә әби. Өебездән «канселәр» (редакциядән: «канцелярия») ясадылар, безнең барлык әйберләребезне урамга алып чыгып, авыл халкына саттылар. Шунысы әйбәт булды - безгә үзебезнең мунчада яшәргә рөхсәт иттеләр. Әти-әни, әби-бабай, балалар - барыбыз шул мунчада яшәдек. Безне генә түгел, авылдагы күп кешеләрне өйләреннән куып чыгардылар, аларның бөтенләй торыр урыннары калмады, урам буйлап хәер сорашып йөрделәр. Без хәер сорашмадык, - дип сөйли әңгәмәдәшем.
ТРның Хәтер китабында Мулләхмәт Гыйләҗетдинов турында язылганнардан: 1889 елны туган, 11.10.1937 елны кулга алынган. 58-10 маддәсе буенча гаепләнгән, НКВДның «өчлек» комиссиясе карары нигезендә 11.11.1937 елны атып үтерелгән. Минзәләдә күмелгән. Хатимә әби бу вакыйганы исендә калдырган: «Әти авылдан 12 чакрым ераклыкта булган Куриядә «заготовкада» эшли иде. Мин аңа ашарга илтә идем. Ул көнне әти белән бергә эшләгән түти каршыма йөгереп чыкты. «Әтиеңне алып киттеләр», - диде».
Мулләхмәт Гыйләҗетдиновны авылдашы әләкләве буенча кулга алганнар. Биш бала әтисез калган. Мулләхмәтнең хатыны иренә аз булса да тамагын ялгарлык ризык булдырып, авырып торган яңа туган төпчек баласын калдырып, Минзәлә төрмәсенә юл тота. Ләкин аның баруы юкка була, бер хәбәр белә алмыйча, төенчекләрен күтәреп кире кайтуына чирләп калган баласы үлгән була. Бик авыр тормышта яшиләр Гыйләҗетдиновлар. Кайчагында «Сезнең Мулләхмәтегезне яисә аңа ошаган кешене күргән идек» дигән хәбәрләр килгәләгәндә, исән әле дигән өмет туа. Хатимә бик чибәр кыз булып үсеп җитә. Укытучы булып эшләүче Зәки Мәүлиевка кияүгә чыга. Бик тырыш, эш сөючән кеше була Зәки. Тормышлары җайлана, йорт салып башка чыгалар. Булдыра алганча, Хатимә әнисенә ярдәм итә. Зәки абый белән бик матур, бер-берсен хөрмәтләп, киңәшләшеп яшиләр, өч бала үстерәләр, барысы да укытучы һөнәрен сайлыйлар. Иң зур кызлары Роза, әти белән әнисе арасындагы булган җылы мөнәсәбәтләр белән сокланып: «Мин ир белән, ә син, әнкәй, ир канаты астында яшәдең», - ди.
80нче елларны илдәге сәяси үзгәрешләр нәтиҗәсендә репрессия корбаннары турында ачыктан-ачык сөйли башлагач, Зәки Мәүлиев Мулләхмәт Гыйләҗетдиновның язмышын ачыклау өчен, төрле оешмаларга хатлар яза башлый. Шул чакта гына Мулләхмәт Гыйләҗетдиновның 1937 елны ук атып үтерелгәнлеге, акланган икәнлеге ачыклана. Заманында Минзәлә төрмәсенең капка төпләрендә басып торган, зарыгып көткән Мулләхмәтнең хатыны бу хәбәрне белми кала, кызганыч, гүр иясе була.
Хатимә әби сөйләшкән арада «Сез минем турында язмассыз, алдарсыз инде», - дигән сүзне әйтеп алды. Сораштыргач, мондый гаепләүнең сәбәбе ачыкланды: моңа кадәр Хатимә әби янына район бүлекләре хезмәткәрләре килеп, аны фотосурәткә төшереп киткәннәр. Күрәсең, ул мәгълүматларны Интернетка, социаль челтәрләргә урнаштырганнар. Хәзерге көнгә кадәр газета укып барган Хатимә әби үзе турында язмаларны күрмәгәч, килеп сораштырган кешеләргә карата шик туган. Ә без исә әбекәйгә «Без сезнең турында язмый калмабыз», - дип, ышандырып киттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев