Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Караңгыда аеруча сак булырга кирәк

Үзегез һәм якыннарыгыз белән юлларда һәлакәт булудан саклану өчен киемнәрдә, сумкаларда, коляскаларда яктылык кайтаручы элементлар - фликерлар булуы зарурлыгын искәртә район ЮХИДИ хезмәте. Әлеге кечкенә генә, бәясе дә зур булмаган элементлар караңгы вакытта чын мәгънәсендә сезнең саклаучыгыз булырга мөмкин. Чөнки кояш яктысы булмаганда кешене ерактан абайлап алуы кыен. Урамнарда фонарьлар...

Үзегез һәм якыннарыгыз белән юлларда һәлакәт булудан саклану өчен киемнәрдә, сумкаларда, коляскаларда яктылык кайтаручы элементлар - фликерлар булуы зарурлыгын искәртә район ЮХИДИ хезмәте.

Әлеге кечкенә генә, бәясе дә зур булмаган элементлар караңгы вакытта чын мәгънәсендә сезнең саклаучыгыз булырга мөмкин. Чөнки кояш яктысы булмаганда кешене ерактан абайлап алуы кыен. Урамнарда фонарьлар эленсә дә, бу яктылык кына җитми. Бигрәк тә көзен аеруча сак булырга кирәк, көзге караңгылыкта тиз арада кешене күреп алу тагын да авырлаша.

Шуңа күрә яктылык кайтаргыч элементлар җәяүле катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калуга сәбәп була, дип искәртә район ЮХИДИ хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев