Күз уңында – куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр
Бүген үтәчәк «Тоннель» чарасында район ЮХИДИ инспекторлары төп игътибарларын куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклауга юнәлтәчәк. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар Яр Чаллы - Зәй трассасының Круглое Поле борылышында торачак. Шундый чараның узганында инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 31 административ беркетмә төзеде, аларның 12се куркынычсызлык каешын такмаучыларга кагылды. Куркынычсызлык каешын санга сукмаучыларны...
Бүген үтәчәк «Тоннель» чарасында район ЮХИДИ инспекторлары төп игътибарларын куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклауга юнәлтәчәк. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар Яр Чаллы - Зәй трассасының Круглое Поле борылышында торачак. Шундый чараның узганында инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 31 административ беркетмә төзеде, аларның 12се куркынычсызлык каешын такмаучыларга кагылды. Куркынычсызлык каешын санга сукмаучыларны ачыклау алдагы рейдларда да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев