4 октябрь 2017 яңалыклары
-
Тукай районы Сәмәкәй авылында Өлкәннәр көне
Тукай районы Сәмәкәй авылында Өлкәннәр көненә багышланган концерт узды. "Безнең дә бар иде яшь чаклар", - дип Сәмәкәй өлкәннәре җарлып та, биеп тә күрсәтте.
-
Ришат Төхвәтуллинны Тукай районыннан Әминә әби Илһам Шакировка тиңләде
2 октябрь көнне Ришат Төхвәтуллин Чаллы шәһәрендә концерт куйды. Тукай районы Күктәк Мирсәет авылыннан гомер буе сыер савучы булып эшләгән Әминә әби җырчыны Илһам Шакировка тиңләде, матур теләкләр теләде.
-
Иң яхшы участок вәкаләтлесе исеме өчен Айрат Шаябтдинов көрәшә
11-20 сентябрь көннәрендә «Халык участок вәкаләтлесе» дип аталган бөтенроссия интернет-бәйгесенең беренче туры узды. Республиканың авыл-шәһәрләрендә эшләүче участок вәкаләтлеләре белән берлектә анда безнең районнан да 5 конкурсант катнашты. Алар арасыннан полициянең өлкән участок вәкаләтлесе, полиция капитаны, Шилнәбаш авыл җирлегендә эшләүче Айрат Шаябтдинов республика турына үтте. Ул эчке эшләр органнарында 2007 елда...
-
Күз уңында – куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр
Бүген үтәчәк «Тоннель» чарасында район ЮХИДИ инспекторлары төп игътибарларын куркынычсызлык каешын такмаучыларны ачыклауга юнәлтәчәк. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар Яр Чаллы - Зәй трассасының Круглое Поле борылышында торачак. Шундый чараның узганында инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 31 административ беркетмә төзеде, аларның 12се куркынычсызлык каешын такмаучыларга кагылды. Куркынычсызлык каешын санга сукмаучыларны...
-
РАМИЛ ЗАКИРОВ: "ЯШЕРЕП ЙӨРҮНЕҢ МӘГЪНӘСЕ ЮК!"
"Тик син генә", "Эх, дәрт бар иде" кебек популяр җырларны башкаручы Рамил Закиров өйләнде. 30 сентябрь көнне ул Чаллы кызы Илүзә белән никах укыткан. - Моңа кадәр сөйгән ярым барлыгын яшердем, йөрәгем буш дип әйтеп килдем. Ләкин никахлашкач, ягъни тормышымның яңа этабына аяк баскач, яшереп йөрүнең мәгънәсен күрмим. Бала тугач,...
-
Бордының мәдәният йорты танымаслык булып үзгәрде
Республика программалары ярдәме белән районда ел саен шактый объектлар төзелә һәм төзекләндерелә. Эшләр, гадәттә, җәй айларында башкарыла һәм көзгә таба әлеге объектларны тапшыру бәйрәм итеп үткәрелә. Чираттагы шундый чаралар узган атнаның җомгасында һәм шимбәсендә өч җирлектә узды. Новотроицкоеда - өр-яңа авыл җирлеге бинасы, Бордыда - капиталь ремонт үткәрелгән мәдәният йорты,...
-
Редакциядә туры элемтә оештырыла
Редакциябезнең дусты, әфганчы-ветеран Фәрит Галәветдинов башлангычы белән берлектә газета туры элемтә үткәрә. Тукайлылар туры элемтә вакытында адвокат Әлфия Гәрәевага, пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Раил Тимербаевка, социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйковага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак. Белгечләр белән түгәрәк өстәл 6 октябрь көнне 10нан 11 сәгатькә кадәр оештырыла. Сорауларны шул...
-
Тукай районында 4 октябрьгә һава торышы
Бүген, 4 октябрь көнне, Тукай районында көн болытлы. Көндез кырпак яңгыр көтелә, кичкә таба туктарга тиеш. Һава температурасы көндез 5 градус җылы, төнлә +3 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр тизлектә. sinoptik.com сайты фаразларына караганда, иртәгә көн явым-төшемсез, җомга һәм ял көннәрендә исә яңгыр явуы көтелә, +10 градус.