Бордының мәдәният йорты танымаслык булып үзгәрде
Республика программалары ярдәме белән районда ел саен шактый объектлар төзелә һәм төзекләндерелә. Эшләр, гадәттә, җәй айларында башкарыла һәм көзгә таба әлеге объектларны тапшыру бәйрәм итеп үткәрелә. Чираттагы шундый чаралар узган атнаның җомгасында һәм шимбәсендә өч җирлектә узды. Новотроицкоеда - өр-яңа авыл җирлеге бинасы, Бордыда - капиталь ремонт үткәрелгән мәдәният йорты,...
Новотроицкоеда һәм Бордыда объектларны ачу тантаналарында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты. Ул авыл җирлеге биналары төзү программасының әле республикада икенче ел гына эшләвен, быел анда барлык районнардан нибары 11 генә җирлек керүен билгеләп үтте. Новотроицкоелыларны шушы исемлеккә эләгүләре белән котлады, бу бина халыкка лаеклы хезмәт итсен, диде. Бүген барган төзелешләргә карап, Новотроицкоены авыл дип кенә түгел, поселок дип атарга мөмкин, диде. Биредә яшәүчеләрне чираттагы яңа объект белән район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова да тәбрикләде.
Бордылылар да кунакларны чын бәйрәмчә итеп каршы алды. Ипи-тоз, чәкчәк, самовар кайнап торган чәй өстәле әзерләнгән иде. Фольклор коллективлар үзешчәннәре иң матур җыр-биюләрен бүләк итте. Мәдәният йортының искесе генә төзекләндерелгән димәссең, өр-яңа бина калкып чыккан кебек. «Клуб - бар авылның җыелу урыны. Ул эшли икән, җирлектә тормыш дәвам итә дигән сүз. Авылыгызда һәрчак тынычлык булсын, яңартылган мәдәният йорты сезне берләштереп торсын», - дип үз теләген белдерде Минсәгыйть Шакиров Борды авыл җирлегендә яшәүчеләргә.
Авылның мәдәният йорты 1982 елда төзелгән булган. Әлбәттә, зур итеп, иркен итеп салынган. Ләкин шушы 35 ел эчендә шактый тузган, иң кыены - җылылыкка туймаган. Кышын үткәрелә торган авыл җыеннарында монда калын туннар һәм киез итекләрдән башка утыру мөмкин дә түгел иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев бу бина Борды авыл җирлегендә яшәүчеләрнең рәхәтләнеп ял итү, бер гаилә кебек җыелу урыны булсын, дип теләде. Районда мәдәният йортларын яңарту буенча әле шактый эшләр башкарырга кирәклеген, тагын шундый 18 объектның ремонт көтүен билгеләп үтте.
Җирлек башлыгы Роза Әбделмәнова да авылдашларын әлеге сөенечле вакыйга белән котлады, мәдәният йорты җылысына күңел җылысын да кушып, матур бәйрәмнәр үткәрербез, бинабыз буш тормас дип ышандырды.
Биредә ремонт гыйнвар аенда ук башланган иде инде. Ике катлы бинаның бүген фойедагы идәненнән башка кул тимәгән бер генә урыны да калмаган. Барлык бүлмәләрнең, тамаша залының түшәм-стеналары, идәннәре яңа төс алган. Тамаша залына яңа урындыклар алырга һәм сәхнәне киендерергә авыл җирлеге бюджеты ярдәм иткән. Мәдәният йортында ук авыл китапханәсе дә урнашкан. Анда бүген 12 меңнән артык китап исәпләнә. Монда да бар җиһаз яңа, балаларга уку өчен махсус урыннар булдырылган, җылы, матур.
Мәдәният йорты каршында бүген өлкәннәрнең «Туганайлар» һәм балаларның «Борды-Чишмә» фольклор ансамбльләре эшләп килә. Соңгысы әле узган ел гына оешып, инде район гына түгел, республика дәрәҗәсендә призлы урыннар алырга өлгергән коллектив. «Хәзер шөгыльләнергә барлык шартлар булды. Әкренләп сәхнә киемнәрен дә яңартабыз, узган ел грант отып, шул акчага аппаратура алган идек», - дип билгеләп үтә яңартылган бинаның хуҗабикәсе, 17 ел мәдәният йорты мөдире булып эшләүче Нурия Рамазанова.
Шимбә көнне өченче объект - Күктәк-Мирсәет авылында төзекләндерелгән буа файдалануга тапшырылды. Әлеге буа еллар дәвамында авария хәленә килгән, су сазлыкка әйләнгән булган. Буа ике ай эчендә капиталь ремонтланган, бүген чип-чиста сулы күл барлыкка килгән. Күктәк Мирсәеттә яшәүчеләр киләчәктә буа территориясен хәтер урыны итеп тә ясарга уйлыйлар, биредә сугыш корбаннарына һәйкәл куярга ниятлиләр, аның өчен махсус мәйданчык та бүлеп калдырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев