Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы участок вәкаләтлесе исеме өчен Айрат Шаябтдинов көрәшә

11-20 сентябрь көннәрендә «Халык участок вәкаләтлесе» дип аталган бөтенроссия интернет-бәйгесенең беренче туры узды. Республиканың авыл-шәһәрләрендә эшләүче участок вәкаләтлеләре белән берлектә анда безнең районнан да 5 конкурсант катнашты. Алар арасыннан полициянең өлкән участок вәкаләтлесе, полиция капитаны, Шилнәбаш авыл җирлегендә эшләүче Айрат Шаябтдинов республика турына үтте. Ул эчке эшләр органнарында 2007 елда...

11-20 сентябрь көннәрендә «Халык участок вәкаләтлесе» дип аталган бөтенроссия интернет-бәйгесенең беренче туры узды. Республиканың авыл-шәһәрләрендә эшләүче участок вәкаләтлеләре белән берлектә анда безнең районнан да 5 конкурсант катнашты. Алар арасыннан полициянең өлкән участок вәкаләтлесе, полиция капитаны, Шилнәбаш авыл җирлегендә эшләүче Айрат Шаябтдинов республика турына үтте. Ул эчке эшләр органнарында 2007 елда килгән, участок вәкаләтлесе вазифасында 2015 елдан. Хәзер Татарстан буенча иң яхшы участок вәкаләтлесе исеме өчен көрәшәчәк.

Айрат Шаябтдиновның анкетасы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы рәсми сайтында (16.мвд.рф) «Народный участковый-2017» бүлегендә урнаштырылган. Икенче этапта тавыш бирү 7-16 октябрьдә үтә.

Искә төшерәбез, тавыш бирү өчен «Одноклассники», «ВКонтакте» яки «Фейсбук» социаль челтәренең берсендә теркәлгән булу кирәк. Онлайн-тавыш бирүдә катнашып, тукайлылар Айрат Шаябтдинов җиңүе өчен үз өлешен кертә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев