Тукай районында бер җәяүлене ике машина бәрдергән
24 октябрь көнне төнге сәгать 12нче яртыда Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының 3нче километрында җәяүлене бәрдерәләр. Юл аша чыгып барган ир-ат башта «Приора» машинасы тәгәрмәченә эләгә. Аннары җәяүленең гәүдәсе юлның сул ягына очып, «КИА ОПИРУС» автомобиле астына керә. Мәләкәс авылында яшәгән 31 яшьлек ир-ат фаҗига урынында ук җан...
24 октябрь көнне төнге сәгать 12нче яртыда Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының 3нче километрында җәяүлене бәрдерәләр. Юл аша чыгып барган ир-ат башта «Приора» машинасы тәгәрмәченә эләгә. Аннары җәяүленең гәүдәсе юлның сул ягына очып, «КИА ОПИРУС» автомобиле астына керә. Мәләкәс авылында яшәгән 31 яшьлек ир-ат фаҗига урынында ук җан бирә, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев