Тизлекне арттыру аркасында – ике һәлакәт
23 октябрь көнне иртән район территориясендә рәттән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Иртәнге сәгать 7 тулып 15 минутта Яр Чаллы - Борды - Яңа Мусабай юлында «ВАЗ-211440» автомобиле, идарәне югалтып, юл кырыена төшеп әйләнә. Машинаның 20 яшьлек йөртүчесе, Яңа Мусабай авылында яшәүче егет, баш җәрәхәтләре ала, больницага ул мөстәкыйль рәвештә үзе...
23 октябрь көнне иртән район территориясендә рәттән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Иртәнге сәгать 7 тулып 15 минутта Яр Чаллы - Борды - Яңа Мусабай юлында «ВАЗ-211440» автомобиле, идарәне югалтып, юл кырыена төшеп әйләнә. Машинаның 20 яшьлек йөртүчесе, Яңа Мусабай авылында яшәүче егет, баш җәрәхәтләре ала, больницага ул мөстәкыйль рәвештә үзе мөрәҗәгать итә.
Икенче һәлакәт турында хәбәр 7 сәгать 35 минутта килә. Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының 2нче километрында «Приора» машинасы идарә итүне югалта һәм юл өстендә боргалана башлый. Рульдә 26 яшьлек хатын-кыз була. Әлеге автомобильгә аның артыннан килүче «ВАЗ-211440» машинасы бәрелә. Беренче машинадагы хатын-кыз да, икенчесендәге 19 яшьлек ир-егет тә тизлекне арттырган, арада дистанция булмаган дип билгелиләр район ЮХИДИ инспекторлары. Авария нәтиҗәсендә беренче автомобильдәге пенсионер хатын-кыз сәламәтлегенә зыян ала.
Һава шартлары үзгәреп торган бүгенге көндә юлда йөрүчеләрдән өчен аеруча сак булу сорала. Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар автомобильнең тизлеген тиешледән арттырмаска, дистанция саклап барырга, соңга калмыйча кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев