27 октябрь 2017 яңалыклары
-
Малтабарлылар яңа ФАПлы булды
Бүген Малтабар авылында районда Президент программасы кысаларында төзелгән тугызынчы фельдшерлык-акушерлык пункты ачыла. Тукай районында ФАПлар төзү программасы нигезендә беренче шундый бина 2012 елда Олы Шилнә авылында калкып чыкты. Тагын Күперле, Яңа Байлар, Казаклар, Белоус, Әҗмәкәй, Аулаш авылларында, Круглое Поле поселогында да яңа ФАПлар халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Малтабар авылындагы ФАП...
-
Гөлфия Мәхмүтова һәм Мәхтүмә Сәлахова: «Барлык матбугат чараларыннан иң якыны – «Якты юл»
«Якты юл» газетасына гомер буе тугры калган абунәчеләребезгә рәхмәт дими ни дисең?! Аллага шөкер, бар андыйлар. Һәм район басмасы турында бик яратып, үз итеп сөйлиләр, сүзен сүзгә укып баралар. Боерганнан Гөлфия апа Мәхмүтова да шундыйлар рәтендә. «Киләбез әле, сезне дә газетада язабыз», - дигәч, үзе генә түгел, безнең белән аралашуга...
-
Бакчаларның капкалары ачык – кем тели, шул үтә
Бүгенге көндә террорлык актлары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау мәсьәләсе бик кискен тора, дип белдерде террорга каршы көрәш комиссиясе утырышында район Эчке эшләр бүлегеннән Андрей Пономарев. Бу 3 октябрьдә Казанда дәүләт власте, укыту, сәүдә, офис үзәкләре биналарында миналар куелган дип шалтыратулардан һәм 56 меңнән артык кешене эвакуацияләгәннән соң аерата...
-
Тизлекне арттыру аркасында – ике һәлакәт
23 октябрь көнне иртән район территориясендә рәттән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Иртәнге сәгать 7 тулып 15 минутта Яр Чаллы - Борды - Яңа Мусабай юлында «ВАЗ-211440» автомобиле, идарәне югалтып, юл кырыена төшеп әйләнә. Машинаның 20 яшьлек йөртүчесе, Яңа Мусабай авылында яшәүче егет, баш җәрәхәтләре ала, больницага ул мөстәкыйль рәвештә үзе...
-
27 октябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 27 октябрь көнне, Тукай районында болытлы һава. Кояш болыт артыннан сирәк күренер. Явым-төшемсез. Һава температурасы көндез 2 градус суык, төнлә -4 градус. Җил секундына 2 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә төнлә 6 градуска кадәр суыта, явым-төшем көтелми. Якшәмбе көндез 6 градус җылы, кар явачак.
-
Кичә-концертка рәхим итегез
29 октябрь 16 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда Комсомолның туган көненә багышланган кичә-концерт үтә. Кичәнең кунагы - Татарстан Республикасы халык артисты Равил Харисов. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефоннар: 70-16-50, 70-16-24. 6+