Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гөлфия Мәхмүтова һәм Мәхтүмә Сәлахова: «Барлык матбугат чараларыннан иң якыны – «Якты юл»

«Якты юл» газетасына гомер буе тугры калган абунәчеләребезгә рәхмәт дими ни дисең?! Аллага шөкер, бар андыйлар. Һәм район басмасы турында бик яратып, үз итеп сөйлиләр, сүзен сүзгә укып баралар. Боерганнан Гөлфия апа Мәхмүтова да шундыйлар рәтендә. «Киләбез әле, сезне дә газетада язабыз», - дигәч, үзе генә түгел, безнең белән аралашуга...

Гөлфия апаның күршесенә «Әнкәй» дип эндәшүенә башта аптыраган идем. Чыннан да, әнисе дисәң, яшь аралары да әлләни күп түгел кебек. Үз әнисе үлгәч шулай эндәшә башлаган икән ул Мәхтүмә апага. Гомер буе аралашып яшәгәнгә, күршесен туганыдай якын күргәнгә шундый карарга килгән. Ике гаилә башта Чебенле авылында тату гомер иткән, аны су баскач, бергәләп Боерганга күченгәннәр.

Гөлфия - Боерган авылы кызы. Газета-журнал укырга кечкенәдән үк яраткан. Һәм, әйтергә кирәк, шулар арасында уралып үскән, чөнки башта әнисе почтада эшләгән, аннары җиңгәсе... Сигезенчене тәмамлагач, Гөлфия үзе дә почтальон булып урнашкан. Ул вакытта бөтен якын-тирә авылларга Күзкәйдә бер почта бүлеге булган. Яшь кыз ябык иңнәренә салып көн саен ун чакрымнан җәяүләп газета-журнал, хат, посылкалар ташыган. Ул чакларда вакытлы матбугатны бүгенге кебек кенә алдырмаганнар. Күзкәйнең почта бүлеге башлыгы, үзен эшкә алучы Хатыйп Шәфыйковны олы рәхмәт хисләре белән искә ала бүген Гөлфия ханым. «Эшкә, кеше белән аралашырга өйрәтте», - ди ул остазы турында. Гөлфия апаның эшен бүген кызы Гүзәлия дәвам итә - Боерган почта бүлекчәсен җитәкли.

1973 елда, Чебенле авылына кияүгә чыкканнан соң, почта эшеннән китә, фермага сыер саварга урнаша Гөлфия. Күршесе Мәхтүмә апа белән булган гомерлек дуслыкка да шул елларда нигез салына. Ул да Чебенле килене, үзе Таулар авылы кызы. «Кырык ел сыер саудым, биш ел шәхси йортлар буйлап сөт җыйдым», - ди ул үзе турында. Дүрт баланы дөньяга китергән. Кызганычка, бала хәсрәте күрергә - икесен җирләргә туры килгән. Ире турында да бик сагынып искә ала Мәхтүмә апа, ун ел элек аны да җир куенына иңдергән.

Газета-журналларны әле икесе дә күзлексез укыйлар. «Якты юл» белән бергә республика басмаларын да алдыралар. Безгә һәр мәгълүмат кызыклы, диләр алар. «Ләкин быел бер нәрсә бераз күңелне тырнады: өлкәннәр көненә багышланган чаралар турында күп авыллардан яздылар, бездән бер хәбәр дә булмады. Югыйсә, бәйрәм бик җылы үтте. Җирлек башлыгы, ветераннар советы рәисе, мәдәни һәм социаль хезмәткәрләр ел саен матур итеп оештыралар. Бәйрәм турында газетадан укысак, фотоларны күрсәк кәеф тагын да күтәрелер иде», - ди Гөлфия ханым.

Әйе, кешенең бер сүздән күңеле була. Өлкәннәр исә җылы карашны аеруча тиз тоя, һәр яхшылыкка рәхмәтле була белә. Гөлфия апаны да авылда изге күңелле кеше, диләр. «Авылдагы уңай үзгәрешләргә бик сөенәм. Эшмәкәр Арслановларны гына алыйк: яңа пешкән икмәк эшләнмәләре белән күпме кешене сөендерәләр. Бертуганнар Әбүзәр, Әнвәр, Гөлсинә, Айрат Боерганда халыкка сәүдә хезмәте күрсәтәләр, бишенче туганнары Дилфрүзә Чаллыда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Рәсимә Әхмәтҗанова кибетләр тота, Илназ Галиев теш дәвалау кабинеты ачты. Авыл яши, без моңа бик шатланабыз», - дип авылдашларына рәхмәтләрен белдерә Гөлфия апа. Әнә шулай, һәр туган иртәгә куанып яши белә Гөлфия апа. Ире Фоат абый белән кичләрен утырып газета-журналлар укыйлар. Матур гына, үз көйләренә гомер итәләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев