Үз машинасында пассажир булып барганда үлгән
8 ноябрь көндезге сәгать 3 тулгач Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының 700нче метрында ике автомобиль бәрелешеп, 50 яшьлек ир-атның гомере өзелде. «Лада Гранта» автомобиле руле артында 36 яшьлек ир-ат була. Ул машинаның тизлеген арттыра, ян-яктан интервал калдырмыйча хәрәкәт итә. Нәтиҗәдә «ГАЗ 330252» автомобиленә бәрелә. Авариядә «Лада Гранта»ның хуҗасы,...
8 ноябрь көндезге сәгать 3 тулгач Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының 700нче метрында ике автомобиль бәрелешеп, 50 яшьлек ир-атның гомере өзелде. «Лада Гранта» автомобиле руле артында 36 яшьлек ир-ат була. Ул машинаның тизлеген арттыра, ян-яктан интервал калдырмыйча хәрәкәт итә. Нәтиҗәдә «ГАЗ 330252» автомобиленә бәрелә. Авариядә «Лада Гранта»ның хуҗасы, Бәткедә яшәгән, пассажир булып утырып барган 50 яшьлек ир-ат медицина ярдәме килеп җиткәнче үк җан бирә. Башы җәрәхәтләнгән йөртүчене табиблар БСМПга алып китә, медицина ярдәме алганнан соң, больницага ятудан баш тарта. Тикшерү аның алкогольле эчемлек тә кулланган булуын раслый. «ГАЗ 330252» автомобилен йөртүченең сәламәтлегенә зыян килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев