15 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Үз машинасында пассажир булып барганда үлгән
8 ноябрь көндезге сәгать 3 тулгач Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының 700нче метрында ике автомобиль бәрелешеп, 50 яшьлек ир-атның гомере өзелде. «Лада Гранта» автомобиле руле артында 36 яшьлек ир-ат була. Ул машинаның тизлеген арттыра, ян-яктан интервал калдырмыйча хәрәкәт итә. Нәтиҗәдә «ГАЗ 330252» автомобиленә бәрелә. Авариядә «Лада Гранта»ның хуҗасы,...
-
Мәләкәслеләр 50 ел элек язылган юлламаны ачып укыдылар
Узган җомга көнне газетаны планлаштыру вакытында редакциягә Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Ирина Кузнецова килеп керде. Кулында - төргәкләргә уралган, бераз сары төс иңгән картоннарда язулар һәм саргайган, чит-читләре азрак таушалган «Социалистик Татарстан» газетасы. «Октябрь революциясенең 50 еллыгында, 1967 елның 7 ноябрендә, авылдашларыбыз әлеге язмаларны капсулага салып, һәйкәл эченә куйганнар һәм...
-
Чираттагы «Тоннель» – Кече Шилнәдә
16 ноябрь көнне район ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре «Тоннель» рейдына чыга. Бу юлы иминлек саклаучылар Кече Шилнәдә эшләячәк. Чара барышында инспекторлар машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешын тагып йөрүләренә игътибар бирәчәк.
-
«Гигант»та кышлату чоры яңартылган терлекчелек комплексында башланды
«Гигант» хуҗалыгында бүген барлыгы 2 мең баштан артык мөгезле эре терлек бар. Бу узган елга караганда 112гә күбрәк. «Продуктлылыкны арттырыр өчен малны ашату-эчертү генә җитми, аларны тоту өчен уңайлы шартлар да тудырырга кирәк», - ди предприятиенең җитәкчесе Риф Имамов. Биредә терлекләр барысы 10 корпуста асрала. Соңгы елларда аларның барысына да...
-
Концертка рәхим итегез
Легендар җырчы Рәшит Ваһапов җырларын бүген дә аның истәлеге итеп башкаралар. Шундый әсәрләрдән торган концерт кичәсе 15 ноябрь көнне 17.00 сәгатьтә Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. «Онытылган моңнар» дип исемләнгән кичәдә язучы, композитор, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов, «Урал сандугачы» конкурсы лауреаты Илсөяр Зарипова, бик күп музыка бәйгеләре...
-
АЛЬБИНА КАРМЫШЕВА: “ТАТАР БУЛМАСАМ ДА, ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНЕРГӘ ТЕЛӘВЕМ БЕЛӘН МИН - БАЛАЛАРЫМА ҮРНӘК”
Альбина Кармышева - катнаш гаиләдә, чит төбәктә үскән, татар телендә иркен аралашучы хатын-кыз. Татар теленә булган мәхәббәте, балаларына татар исемнәре кушып, аларда да шундый ук мәхәббәт тәрбияләү теләге - зур мактауга лаеклы күренеш. Альбина белән әңгәмәбез дә үзе кебек үк ихлас, күңелгә ятышлы булды. - Альбина, милләтең буенча кем син?...
-
Хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен «кайнар линия» эшләячәк
Хәрби хезмәткә чакырылуда гражданнарның хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан 15 ноябрь көнне «кайнар линия» үткәрелә. Чараны ТРда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР Хәрби комиссариаты берлектә оештырыла. Үзләрен борчыган сораулар белән тукайлыларга иртәнге сәгать 9дан кичке 5кә кадәр 8 (843) 236-00-71 телефонына шалтыратырга була.
-
Икътисадчылар бүләкләнде
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, районның төрле предприятиеләрендә, башкарма комитет бүлекләрендә эшләүче икътисадчыларны район башлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Район башлыгы Васил Хаҗиев чираттагы ялда булу сәбәпле, грамоталарны һәм рәхмәт хатларын аның урынбасары Рөстәм Закиров тапшырды. Мәртәбәле бүләкләргә «ТМИМ» җәмгыятеннән Юлия Захарова, Яр Чаллы...
-
Тикшерү комитеты җитәкчесе халыкны Иштирәктә кабул итә
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча районара бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипков райондашларны 16 ноябрь көнне 14.00-16.00 сәгатьләрдә Иштирәк авыл җирлеге бинасында сораулар буенча кабул итә. Телефоннар: (8552) 47-06-35, 47-06-33, 47-06-22.
-
15 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 15 ноябрь көнне, Тукай районында болытлы һава. Төнлә нык кына яңгыр яуды, көннең икенче яртысында явым-төшем тулысынча туктар. Һава температурасы көндез 6 градус җылы, төнлә 0 градус. Җил секундына 5 метрга кадәр. Иртәгә, sinoptik.com сайты фаразлаганча, -1 градус, явым-төшем көтелми.