Мәләкәслеләр 50 ел элек язылган юлламаны ачып укыдылар
Узган җомга көнне газетаны планлаштыру вакытында редакциягә Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Ирина Кузнецова килеп керде. Кулында - төргәкләргә уралган, бераз сары төс иңгән картоннарда язулар һәм саргайган, чит-читләре азрак таушалган «Социалистик Татарстан» газетасы. «Октябрь революциясенең 50 еллыгында, 1967 елның 7 ноябрендә, авылдашларыбыз әлеге язмаларны капсулага салып, һәйкәл эченә куйганнар һәм...
Кызыксынып, әлеге кәгазьләрне без дә кулга алдык. 50 ел таш эчендә торганнар димәссең, язулары ап-ачык күренә, читләре дә бөгәрләнмәгән, кыскасы, әле хәрефләр ак биткә күптән түгел генә төшерелгән кебек. Беренче биткә күз салабыз. «Балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз, тыңлагыз! - дигән сүзләр белән башланган андагы текст. - Сезгә Бөек Октябрьнең 100 еллыгын күрергә насыйп булды. Арада - ярты гасыр. 50 елдан туган Җиребезнең ничек үзгәргәнен безгә күз алдына китерү дә кыен. Бу урында 1930 елда Ворошилов исемендәге колхоз төзелгән. Аның председателе итеп Дмитрий Поликарпович Вуколов сайланган. 1950 елда, хуҗалыкларны эреләтүдән соң, колхоз Калинин исемен йөртә башлаган. Анда Мәләкәс, Яңа Җирекле, Калинино авыллары кергән. 1958 елда Калинин исемендәге колхоз составына Иске Җирекле авылы да кушылган. 1967 елда, юбилей датасында, бөртек склады, механикалаштырылган ындыр табагы, сыер, дуңгыз фермалары, суүткәргеч, мастерской белән гараж, минераль ашламалар склады төзелде, 1965 елда колхоз электрлаштырылды. Быел бөртеклеләрдән рекордлы уңыш алдык: арышның гектарыннан - 15,6 центнер, бодайдан - 19,6, солыдан - 20, бикедән - 13, тарыдан 11,2 центнер чыкты.
Безнең буынга Бөек Октябрь данын Гитлер басып алучыларыннан да сакларга туры килде. Балаларыбыз, без сездән Ватан сугышында башын салган якташларыбызны Октябрь революциясенең 100 еллыгында искә алуыгызны сорыйбыз», - дигән сүзләр бар әлеге юлламада. Мәләкәс, Яңа Җирекле, Калинино, Иске Җирекле авылларыннан сугышка китеп башын салганнарның исемнәре аерым битләргә язылган.
Юлламаның ахырында һәйкәлне төзүне һәм анда әлеге капсуланы куеп калдыруны оештырган кешеләрнең фамилияләре. Исемлектә колхоз рәисе Миңнетаһир Мулләхмәтов, партком секретаре Илгиз Гыйльфанов, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Василий Мифодеев, мәктәп директоры Иван Капалыгин, колхозның баш бухгалтеры Василий Савельев, культура-агарту хезмәткәрләре Ю. Фомин, В. Фомина, А. Мөхәммәтҗанова, Ф. Илһамова. Һәйкәлне төзүчеләр - Семен Шерстнев һәм Габделхай Гыйльманов, диелгән.
Капсуланы куючылар арасыннан бүген бердәнбер исән кеше - Миңнетаһир Мулләхмәтов. Ул хәзерге көндә Кече Шилнә авылында гомер итә, җәй көне 80 яшен тутырды. Калинин исемендәге колхозда ул 8 ел җитәкче булып эшләгән.
- Безнең буынның юлламасы бүгенге көнгә килеп җитүенә бик шатмын. Әлеге капсуланың саклануына һәм онытмыйча ачуларына сөенәм. Шушы исемлектәге берничә кешенең идеясе белән оештырылган эш иде ул. Минем тормыш иптәшем Ульяновск өлкәсеннән, шуннан күреп кайттым да, бергә эшләүчеләргә тәкъдим иттем. Бу, мөгаен, районда беренче капсула булгандыр, - дип искә ала Миңнетаһир Мулләхмәт улы.
- Без инде әлеге юлламаны Җиңүнең 70 еллыгында ук ачарга талпынган идек, шулай да билгеләнгән көнен көтәргә булдык. Әтидән анда нәрсә язылганын күп тапкырлар сорап карадым, ачкач күрерсез, дип җавап бирде, - дип сөйли капсуланы салуда әтисенең дә өлеше булган Михаил Мифодеев.
Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Ирина Кузнецова белдерүенчә, тарихи истәлекне мәләкәслеләр мәктәп музеена урнаштырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев