Икътисадчылар бүләкләнде
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, районның төрле предприятиеләрендә, башкарма комитет бүлекләрендә эшләүче икътисадчыларны район башлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Район башлыгы Васил Хаҗиев чираттагы ялда булу сәбәпле, грамоталарны һәм рәхмәт хатларын аның урынбасары Рөстәм Закиров тапшырды. Мәртәбәле бүләкләргә «ТМИМ» җәмгыятеннән Юлия Захарова, Яр Чаллы...
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, районның төрле предприятиеләрендә, башкарма комитет бүлекләрендә эшләүче икътисадчыларны район башлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Район башлыгы Васил Хаҗиев чираттагы ялда булу сәбәпле, грамоталарны һәм рәхмәт хатларын аның урынбасары Рөстәм Закиров тапшырды. Мәртәбәле бүләкләргә «ТМИМ» җәмгыятеннән Юлия Захарова, Яр Чаллы элеваторыннан Марат Зарипов, «Кама-Бекон» предприятиесеннән Вера Забурдаева, «Чаллы-Бройлер» оешмасыннан Ләйсән Гәрәева, «Агрокөч. Чаллы-МПК» җәмгыятеннән Лилия Зарипова, «Тукай нәсел репродукторы» җәмгыятеннән Рәмилә Сираҗова, «Гигант» хуҗалыгыннан Светлана Хаҗиева, Сәйдәшев исемендәге предприятиедән Лена Дәүләтгәрәева, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән Римма Сибгатуллина, үзәк больницадан Халисә Дмитриева, район башкарма комитетының икътисад бүлегеннән Илзирә Лотфрахманова һәм Флюра Вафина, район башкарма комитетының бюджет һәм дәүләт учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәгеннән Венера Шәкүрова ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев