Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыручы тукайлылар саны арткан
Узган атнада мондый диагноз 481 кешегә куелган. Шуларның 310ы - балалар. 3 кешедә грипп булуы лаборатор шартларда расланган. Бу - Иске Ерыклы белән Зур Шилнәдән ике бала һәм Зур Шилнәдән өлкән кеше. Иске Ерыклы авылында яшәүче өлкән кешенең С гепатиты вирусын йөртүе ачыкланган. Суровкада яшәүче тын юллары туберкулезы белән авырган....
-
Кышкы салкыннарда өшүдән саклану
Бу кышта зәмһәрир салкыннар сискәндереп җибәрде. Бик күп еллар инде температураның бу кадәре түбән «тәгәрәгәне» юк иде. Синоптиклар әйтүенә караганда, салкыннарның кире кайтуы ихтимал. Шуңа күрә аңа яраклашырга, саклану чараларын күрергә кирәк, ди район үзәк больницасының врач-хирургы Зоя Антропова һәм өшүдән саклану чаралары турында киңәшләр бирә.
-
Грипп очрагы теркәлү сәбәпле, дәвалау оешмаларында карантин кертелде
Бер атнада районда вируслы инфекцияләр белән авыруның 56 очрагы теркәлгән. Аларның 42се - балаларда. Яр Чаллының инфекцион больницасына ОРВИның авыр формасы белән Сәет авылыннан һәм Олы Шилнәдән берешәр бала салынган. Икенчесендә грипп диагнозы расланган. A H3N2 формалы грипп теркәлү белән бәйле рәвештә, Тукай районының дәвалау-профилактика оешмаларында 9 гыйнвардан карантин кертелде,...
-
Яңа елга бүләк: район үзәк больницасына яңа ашыгыч ярдәм машинасы кайтты
Бу көннәрдә республиканың 13 районына Россия хөкүмәтеннән яңа ашыгыч ярдәм машиналары бүлеп бирелде, автомобильләрнең берсе безнең районга да кайтты.
-
Балалар арасында кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыру очраклары арта
Бер атна эчендә районда 108 кискен респиратор вирус инфекциясе очрагы теркәлде, шуның 95 - балалар арасында. Кискен эчәк инфекциясе авыруы белән чирләп китүчеләр саны - 5. Болар Яңа поселогында «Березка» балалар бакчасына йөрүче ике бала һәм ике балигъ булмаган бала. Шул ук авыру белән Бәтке авылыннан өлкән яштьге кеше дә...
-
Грипптан ничек сакланырга?
Көзге-кышкы чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Респиратор вируслар йоктырып табибка килүчеләр көннән-көн арта. Грипп эпидемиясе әле рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, ул еракта түгел. Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Үз киңәшләрен район үзәк больницасы гомуми практика табибы Наил Мансуров бирә.
-
Грипптан ничек сакланырга – табиб киңәше
Көзге-кышкы чорда салкын тидерү очраклары ешая. Быелгы сезон да искәрмә түгел. Респиратор вируслар йоктырып табибка килүчеләр көннән-көн арта. Грипп эпидемиясе әле рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, ул еракта түгел. Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Үз киңәшләрен район үзәк больницасы гомуми практика табибы Наил Мансуров бирә. Иң мөһиме - туңмаска....
-
Гриппка каршы прививка: кемгә бушлай, кемгә түләүле?
Районның медицина хезмәткәрләре август аеның икенче яртысыннан тукайлыларга гриппка каршы вакцинация ясый башлаганнар иде. Районга барысы 13460 кешегә җитәрлек вакцина кайтырга тиеш, ягъни шушы сандагы райондашлар бушлай прививка ясата ала дигән сүз. Бүгенгә вакцинаның 10290ы кайткан һәм бушлай прививка ясатырга тиешле халыкның 76 процентына вакцина кертелгән. Медицина хезмәткәрләре алдына райондагы...
-
Грипп кына димәгез...
Без шундый халык инде: тән температурасы күтәрелсә, томау төшсә, ютәлли башласак, өйдәге чаралардан файдаланып, дәваланырга керешәбез: сөт кайнатабыз, төрле үлән төнәтмәләре ясыйбыз, бал белән чәй эчәбез. Ике-өч көндә тереләбез, янәсе. Чыннан да, тын юлларына салкын тию билгеләре белән грипп авыруы үзара охшаш. Ә авыруны һәм аңа дәваны табиб кына билгели...
-
Районда гриппка каршы түләүсез вакцинация бара
- Быелгы сезонда 6 айдан алып 60 яшькә кадәрге һәм аннан да олырак булган 13460 тукайлыга прививка ясарга планлаштырабыз. Төрле яшьтәге кешеләр өчен төрле вакциналар кулланыла, - дип хәбәр итте безгә Тукай үзәк больницасының поликлиника эшләре буенча баш табиб вазифаларын башкаручы Елена Исламова. - Әйтик, 6 айдан алып 7 яшькә...
-
Яман шеш авыруы арта, сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк
Район шифаханәсе төзелгәч, баш врач: «Авыл эшчәннәренә дә санаторийдан ким булмаган дәвалау чаралары кирәк, кил безгә», - дип чакырып ала Наил Васил улын. Һәм, чыннан да, биредә шәһәрдә дә тиңе булмаган физиотерапия тармагы булдырылды. Хәзер Наил Мансуров шушы физиодәвалау бүлеген җитәкли. Биредә көн саен аның юлламасы буенча дистәләгән авыру сәламәтлеген...
-
Сәламәтлек даими игътибар сорый
Яман шеш авыруы барыбызны да куркыта. Чөнки аның билгеләре еш кына бик соң сизелә. Сәламәтлекне әледән-әле тикшертеп торсаң, бу авыруга юлыккан очракта да, аны җиңәргә мөмкин. Элегрәк аналык муентыгында яман шеш авыруыннан (рак шейки матки) үлүчеләр күбрәк иде. 1955-1992 еллар эчендә аналык муентыгында яман шеш авыруыннан үлүчеләр 70 процентка кимеде....
-
Микроспория авыруы йогышлы
Микроспория - гөмбә авыруы. Аның тән тиресендә, чәч төбендә, сирәк кенә тырныкта килеп чыгуы ихтимал. Һәм ул иң йогышлы тире авыруларыннан санала. Чир төрле юллар белән йогарга мөмкин, ә иң зур сәбәпчеләре - этләр, мәчеләр.
-
Йөрәк ишемиясе авыруыннан саклануда туклануның роле
Соңгы елларда халык арасында йөрәк, кан тамырлары авырулары ешайды. Шундый авыруларның берсе - йөрәк ишемиясе авыруы. Ул кинәт түгел, ә катлаулы һәм озакка сузылучы атеросклероз нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ә ул, үз чиратында, кан тамырларының кысылуына китерә. Моның нәтиҗәсендә организмда, шулай ук йөрәктә кан йөреше начарлана һәм йөрәккә авырлык килә.
-
Корчаңгы авыруы
Корчаңгы - корчаңгы талпаны китереп чыгаручы һәм кешедә генә була торган йогышлы авыру. Әлеге талпан бик кечкенә, күз белән күрерлек түгел. Әлеге авыру турыдан-туры авырган кеше белән аралашканда һәм шулай ук урын-җир аркылы да күчәргә мөмкин. Күп очракларда мәктәпләрдә, тулай торакларда, балалар йортында, бакчаларда очрый. Шулай ук йогышлану кешенең киеме,...