Яңа елга бүләк: район үзәк больницасына яңа ашыгыч ярдәм машинасы кайтты
Бу көннәрдә республиканың 13 районына Россия хөкүмәтеннән яңа ашыгыч ярдәм машиналары бүлеп бирелде, автомобильләрнең берсе безнең районга да кайтты.
Тукайлыларга ашыгыч ярдәм күрсәтү эшен, нигездә, район үзәк больницасы фельдшерлары башкара. Кайбер очракларда шәһәрнең медицина хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Больницаның үзендә ашыгыч ярдәм күрсәтү пункты бар. Фельдшерлар һәр көнне иртән смена алмашалар һәм ике бригада районның ике ягына - «Татарстан» совхозы поселогына һәм Мәләкәс авылына чыгып китәләр. Диспетчер халыктан шалтыратуларны район больницасының үзендә кабул итә, аннары мәгълүматны ике бригаданың берсенә тапшыра. Тукайлылар ашыгыч ярдәм кирәк булганда 003 номерына яки 49-09-42 телефоны буенча турыдан-туры район больницасына шалтырата алалар.
Баш табиб Галим Сабирҗановның әйтүенчә, бер сменада фельдшерлар уртача 15-16 мәртәбә медицина ярдәме күрсәтергә чыгалар. Бүгенгә кадәр алар өч машина белән йөргәннәр. Автомобильләр инде шактый искергән, шуңа күрә яңа санитар транспорт бирүне больницада күптәннән көткәннәр. Соңгы мәртәбә яңа автомобиль моннан биш ел элек кайтарылган булган. «Яңа машинада аппаратуралар күпкә байрак, шулай булгач, кешенең гомерен саклап калу, сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар да искеләренә караганда күпкә артыграк. Салон эче үзе бер кабинет кебек, монда 600 мең сумлык җиһаз гына урнаштырылган», - дип билгеләп үтә Галим Габбасович. Ясалма сулыш алдыру аппараты, йөрәк ритмын кайтару өчен кулланыла торган монитор-дефибриллятор, электрокардиограф, канда кислород, глюкоза дәрәҗәсен үлчәү аппаратлары, ингалятор, пациентларны күчереп йөртү өчен тәгәрмәчле каталка, урындык рәвешендәге, йомшак носилкалар, травмалар алганда кулланыла торган шиналар, пациентны урнаштыру өчен төрле җайланмалар - җиһазларның барысы да заманча.
«Санитар транспорт паркының шулай әкренләп яңаруы бик уңай күренеш. Иң мөһиме - ашыгыч ярдәм машиналары ватылмыйча эшләсен, пациент янына соңга калмыйча килеп җитсен, яңа медицина аппаратлары гомерләрне сакларга ярдәм итсен. Яңа елда бар район халкына сәламәтлек телим, авырулар сезне читләтеп үтсен, имин тормышта, сөенеп яшәргә язсын», - дип бәйрәм алдыннан үз теләкләрен җиткерә районның баш табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев