30 декабрь 2016 яңалыклары
-
Фоат Комаров ярдәме белән районда өч балалар бакчасы төзекләндерелде
ТР Дәүләт Советы депутаты, «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаровка, уңышлы эшләүче эшмәкәр буларак, 22 декабрьдә Таркаев премиясен тапшырдылар. Россиянең танылган сәясәтчесе, сәүдә-сәнәгать палатасына нигез салучы Александр Таркаев премиясе әле күптән түгел генә барлыкка килде һәм аның беренче лауреаты Фоат Комаров булды. 100 мең сум күләмендәге премияне ул...
-
Банк тирәсендәге тотрыксызлык 2017 елда җайга салынырмы?
Быелгы Яңа ел алды Татарстанда банклар тирәсендәге тотрыксызлык белән истә калыр, мөгаен. Декабрьнең 10нарында һич көтмәгәндә Татфондбанкта күңелсезлекләр башланды. 14ендә анда иминият очрагы кертелү турында игълан иттеләр. Физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр үзләренең иминиятләштерелгән кертемнәрен банк-агентлардан ала башлады, анысы. Ә менә юридик затларның әлеге банк аша күчергән һәм счетта эләгеп...
-
Яңа елга бүләк: район үзәк больницасына яңа ашыгыч ярдәм машинасы кайтты
Бу көннәрдә республиканың 13 районына Россия хөкүмәтеннән яңа ашыгыч ярдәм машиналары бүлеп бирелде, автомобильләрнең берсе безнең районга да кайтты.
-
Куады башлангыч мәктәп – балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменә папуаслар һәм Убырлы карчык килде
Балалар бакчаларында чыршы бәйрәмен балалар бигрәк тә көтеп алалар. 23 декабрьдә Куады башлангыч мәктәп - балалар бакчасында яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм иртәсе булды. "Чыршы янында" дип исемләнгән иртәдә 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәр егерме бакча баласы һәм биш башлангыч мәктәп укучысы катнашты. Балачактан истә калган, бу бәйрәм көне...
-
Казанда иң яхшы орлыклыкчылык хуҗалыклары билгеләнде
Казан шәһәрендә «Елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыклары» бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйге нәтиҗәләре буенча II урын «Ирек» җитештерү кооперативына бирелде. III урынга Сәйдәшев исемендәге хуҗалык билгеләнде.
-
Район больницасының Яңа ел яллары вакытында эшләү тәртибе
Яңа ел ялларында район үзәк больницасының эшләү тәртибе билгеле: 1,2,3,7,8 - ял көннәре. 4,5,6 гыйнвар көннәрендә больница эшлиячәк. Эш көннәрендә исә авыруларны табиблар 8:00-13:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Яңа ел мөрәҗәгате
Кадерле татарстанлылар! Һәр кеше өчен Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм. Аны игелек һәм җылылык атмосферасы урый, бәйрәм өметләр һәм ышанычлар белән бәйле. Бу вакытта без нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар корабыз. 2016 нчы ел Татарстан өчен уңышлы булды. Республика илнең динамик үсеш алган төбәкләренең берсе булып калды, социаль бурычлар үтәлеп килә. Барлык...