Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Банк тирәсендәге тотрыксызлык 2017 елда җайга салынырмы?

Быелгы Яңа ел алды Татарстанда банклар тирәсендәге тотрыксызлык белән истә калыр, мөгаен. Декабрьнең 10нарында һич көтмәгәндә Татфондбанкта күңелсезлекләр башланды. 14ендә анда иминият очрагы кертелү турында игълан иттеләр. Физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр үзләренең иминиятләштерелгән кертемнәрен банк-агентлардан ала башлады, анысы. Ә менә юридик затларның әлеге банк аша күчергән һәм счетта эләгеп...

Быелгы Яңа ел алды Татарстанда банклар тирәсендәге тотрыксызлык белән истә калыр, мөгаен. Декабрьнең 10нарында һич көтмәгәндә Татфондбанкта күңелсезлекләр башланды. 14ендә анда иминият очрагы кертелү турында игълан иттеләр. Физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр үзләренең иминиятләштерелгән кертемнәрен банк-агентлардан ала башлады, анысы. Ә менә юридик затларның әлеге банк аша күчергән һәм счетта эләгеп калган акчаларының язмышы әле бүгенгә кадәр төгәл генә билгеле түгел. Хәлдән ничек чыгарга белмәгән эшмәкәрләр бүген ташламалы кредитлар алу өчен башка банкларга мөрәҗәгать итә башлады. 28 декабрь көнне кичкә «Ак Барс» банк һәм Саклык банкы вәкилләре шундый 10 клиентның булуын хәбәр итте.

23 декабрьдә, ИнтехБанкта да иминият очрагы игълан ителде. Иминиятләштерелгән акчаларны кайтару өчен банк-агентлар игълан ителер, түләүләр 13 гыйнвардан соң башланыр дип көтелә. Бүген ИнтехБанк офислары ябык, рәсми сайтларында кредитларны килешүдә билгеләнгән счет белән башка банклардан яки күрсәтелгән адреслар буенча Интернет аша түләргә була дигән белдерү генә тора.

Ничек кенә булмасын, халык 2017 ел уңай хәбәрләре белән килер, кредит оешмаларында санация игълан ителер, тотрыксызлык җайга салыныр дигән өметен югалтмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев