Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Районда гриппка каршы түләүсез вакцинация бара

- Быелгы сезонда 6 айдан алып 60 яшькә кадәрге һәм аннан да олырак булган 13460 тукайлыга прививка ясарга планлаштырабыз. Төрле яшьтәге кешеләр өчен төрле вакциналар кулланыла, - дип хәбәр итте безгә Тукай үзәк больницасының поликлиника эшләре буенча баш табиб вазифаларын башкаручы Елена Исламова. - Әйтик, 6 айдан алып 7 яшькә...

- Быелгы сезонда 6 айдан алып 60 яшькә кадәрге һәм аннан да олырак булган 13460 тукайлыга прививка ясарга планлаштырабыз. Төрле яшьтәге кешеләр өчен төрле вакциналар кулланыла, - дип хәбәр итте безгә Тукай үзәк больницасының поликлиника эшләре буенча баш табиб вазифаларын башкаручы Елена Исламова. - Әйтик, 6 айдан алып 7 яшькә кадәрге сабыйлар өчен бертөрле вакцина, 7 яшьтән алып 17 яшьлек балалар өчен - башка, олылар өчен икенче төрле вакцина кулланыла.

Бүгенге көндә 4900дән артык кешегә гриппка каршы прививка ясалды. Вакцинацияне авыл җирлекләрендә урнашкан фельдшер-акушерлык пунктларында ясыйлар. Моннан тыш октябрь ахырына кадәр шәфкать туташлары балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә вакцинация буенча кирәкле медицина процедураларын башкаралар, - диде безгә табиб.

Вакцинация гриппка каршы иң мөһим һәм иң ышанычлы ысул булып тора. Прививка ясатканнан соң 10-14 көндә иммунитет саклануның кирәкле дәрәҗәсен ала һәм 9 ай дәвамында саклана. Гриппка каршы прививка ясатуның иң кулай вакыты - сентябрь һәм октябрь айлары, дип белдерә табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев