Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гриппка каршы прививка: кемгә бушлай, кемгә түләүле?

Районның медицина хезмәткәрләре август аеның икенче яртысыннан тукайлыларга гриппка каршы вакцинация ясый башлаганнар иде. Районга барысы 13460 кешегә җитәрлек вакцина кайтырга тиеш, ягъни шушы сандагы райондашлар бушлай прививка ясата ала дигән сүз. Бүгенгә вакцинаның 10290ы кайткан һәм бушлай прививка ясатырга тиешле халыкның 76 процентына вакцина кертелгән. Медицина хезмәткәрләре алдына райондагы...

Грипп вирусына аеруча балалар һәм өлкән яшьтәгеләр бирешүчән. Шуны истә тотып, бушлай вакцина, иң беренче чиратта, шушы категорияләргә билгеләнә. Шулай итеп, бушлай прививка ясатуга 6 айдан 18 яшькә кадәрге, бакчага һәм мәктәпкә йөрүче балалар хокуклы. Әлеге исемлеккә районда 3420 бала кергән. Ә инде бала әлеге учреждениеләрдә исәпләнми икән, ата-аналарга вакцинаны үзләренә сатып алырга туры килә. Шулай ук шәхси бакчаларда тәрбияләнүчеләрне һәм шәхси мәктәпләрдә белем алучыларны да вакцина белән дәүләт тәэмин итми. Мондый оешмалар җитәкчеләре балалар турында үзләре кайгыртырга тиеш булалар.

Өлкәннәрдән исә бушлай вакцинага хокуклы гражданнар рәтенә мәгариф хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, 60 яшьтән узган пенсионерлар, транспорт, коммуналь һәм башка төр хезмәт күрсәтүчеләр, ягъни турыдан-туры халык белән эшләүчеләр, һәрдаим кешеләр белән элемтәдә булучылар, шулай ук хроник авырулылар, армиягә чакырылучылар, йөкле хатын-кызлар керә. Бүгенгә мәгариф һәм медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү, транспорт өлкәсендә эшләүчеләрнең барысы да прививка ясаткан.

Әлеге исемлеккә кермәгән предприятие-оешмалар үз хезмәткәрләренә вакцинаны сатып алалар. «Башка очракларда исә прививка ясатырга теләгән кеше вакцинаны аптекадан сатып ала, шулай ук Яр Чаллының инфекцион больницасында теләгән кешегә түләп ясыйлар. Вакцинаның бәясе якынча 300 сум тора», - ди район үзәк больницасы баш табибы Галим Сабирҗанов.

Авылларда прививканы фельдшерлар ясый, кемнәр бушлай вакцинага хокуклы - анысын да фельдшерлар контрольдә тота. Хроник чирләре булганнарга, вирусны йоктыру куркынычы югары булган төркемгә кергән башка авыруларга да алар үзләре чыга.

Бу сезонда гриппның иң азган чоры гыйнварның икенче яртысына туры киләчәк дип фаразлыйлар табиблар. Ноябрьдә прививка ясатырга өлгермәүчеләр моны соңрак та эшли алалар. Чөнки иммунитет ике атна эчендә барлыкка килә, диләр табиблар. Вирустан саклануда вакцинация ясатуны алар иң нәтиҗәле ысул дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев