Йөрәк ишемиясе авыруыннан саклануда туклануның роле
Соңгы елларда халык арасында йөрәк, кан тамырлары авырулары ешайды. Шундый авыруларның берсе - йөрәк ишемиясе авыруы. Ул кинәт түгел, ә катлаулы һәм озакка сузылучы атеросклероз нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ә ул, үз чиратында, кан тамырларының кысылуына китерә. Моның нәтиҗәсендә организмда, шулай ук йөрәктә кан йөреше начарлана һәм йөрәккә авырлык килә.
Атеросклероз барлыкка килүнең сәбәпләре:
- канда холестеринның артуы;
- тәмәке тарту, югары кан басымы, артык гәүдә авырлыгы;
- аз хәрәкәтләнү һ.б.
Безнең бу сәбәпләрнең күбесен бетерергә һәм авыруларны киметергә хәлебездән килә. Сәламәт кешегә бу авырмаска, авыруларга исә дәваланырга ярдәм итәр.
Әгәр йөрәк ишемиясе авыруы белән авырган кеше тәмәке тартуны ташласа, гәүдә авырлыгын нормада тотса, даими спорт белән шөгыльләнсә, системалы рәвештә югары кан басымын дәваласа, кеше үз-үзенә ярдәм итәр. Бу шулай ук канда холестерин күләменең кимүенә дә китерә.
Холестерин - организмдагы химик процессларда катнашучы майга охшаган матдә. Холестеринның канда күп булуы атеросклероз барлыкка китерә. Холестерин канга ике юл белән керә: организмда барлыкка килә яки хайван чыгышыннан булган ризыклар аша. Холестеринның күләме бигрәк тә иттә, балыкта, хайван майларында, сөт ризыкларында була. Үсемлек азыкларында (җиләк-җимешләрдә, яшелчәләрдә, чикләвекләрдә, бөртеклеләрдә) холестерин булмый.
Организмда холестеринның артуына майлар сәбәпче.
Терлек майлары сыер, сарык һәм дуңгыз итләрендә, казылыкта, сыер маенда, сөт ризыкларында бар. Шулай ук үсемлек чыгышыннан булган майлар - маргариннарда һәм спредларда.
Тулыландырылмаган майлар көнбагыш, кукуруз, соя майларында бар.
Канда холестерин күбәйсә, майлы ризыкларны ашауны киметергә кирәк. Гомумән, моның өчен пешерелгән майсыз тавык һәм күркә ите; балыкларның майсыз төрләре; майсыз сыер ите; майсыз сөт ризыклары, майсыз кефир, эремчек, сырның майсыз төрләрен куллану киңәш ителә.
Киңәш итәбез:
- атнасына йомырка сарысын өчтән артык ашамаска;
- бавыр, бөер, икра һәм креветкаларны аз кулланырга;
- кыздырылган ризыкны томалап парда пешерелгән ризык белән алыштырырга;
- казылыкны бик аз кулланырга;
- сыер мае урынына үсемлек мае кулланырга.
Әгәр югарыда әйтелгәннәр үтәлсә, канда холестерин күләме кими һәм нәтиҗәдә йөрәк ишемиясе авыруы куркынычы азая.
Артык гәүдә авырлыгы үзеннән-үзе йөрәк авыруын китереп чыгаручы сәбәп булып тора. Шуңа күрә, йөрәк ишемиясе авыруыннан саклану һәм аны дәвалау максатыннан, артык гәүдә авырлыгын киметергә кирәк.
Гәүдә авырлыгын киметергә яки ябыгырга теләгәндә, җиңел үзләштерелүче углеводларны һәм майларны кулланмыйча, азыкның энергетик кыйммәте күрсәткечен киметергә кирәк. Бигрәк тә шикәр, конфетлар, кайнатмаларны, кондитер ризыкларын бигрәк тә (күп кремлы пирожныйлар һәм тортларны), баллы җиләкле су, тонусны күтәрүче эчемлекләр, баллы кесәлләр һәм компотлар кулланмаска. Боткаларны, камыр һәм күмәч ризыкларын, барлык төрдәге казылыкларны азрак, ә яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга кирәк. Сыеклык куллануны киметергә киңәш ителә. Ачы тәмләткечләрдән баш тартырга. Алар аппетитны кузгата һәм артык күп ашауга китерә. Куе шулпаларны, ысланган, нык кыздырылган азыкларны кулланмаска кирәк. Аларда күп күләмдә май тупланган, ул тазарта һәм канда холестеринның артуына китерә.
Туклану тәртипле рәвештә булырга тиеш. Без көненә ризыкны 5-6 тапкыр кулланырга тәкъдим итәбез, бу җиңел иртәнге ашны, кичке ашны, җиңелчә ашамлыкларны кертеп. Атнага бер көн үзеңнең рационыңны булдырырга кирәк: 1,5 кг яшь (яки шикәрсез пешкән) алма; яки 1,5 кг яшь кыяр; яки 1,5 кг карбыз; яки 1,2 л өсте алынган сөт яки майсызландырылган кефир; яки 500 г майсызландырылган шикәрсез һәм каймаксыз эремчек һәм 1,2 л шикәрсез су һәм җиләк-җимештән эчемлек; яки 500 г караҗимеш (күрәгә) һәм 1,2 л сыеклык; яки 600 мл сок һәм 200 мл су.
Тәкъдим ителгән 1 көнлек ашамлыкларны 5-6 тапкыр бүлеп ашарга кирәк. Диетаны саклау яхшы йогынты ясый, бигрәк тә спорт белән шөгыльләнсәң һәм көндәлек гәүдә авырлыгыңны тәртиптә тотсаң.
Практикадан чыгып карасаң, бик әйбәт гәүдә авырлыгы кешедә 25 яшьтә була, күп вакытта ул буйдан (см) 100не алу белән тәңгәл.
Исерткеч эчемлекләр куллану иң куркынычы булып тора. Ул гипертония авыруының үсешенә китерә, ә гипертония авыруы атеросклероз үсешен арттыра, нәтиҗәдә йөрәк ишемиясе авыруы барлыкка килә.
Исерткеч эчемлекләр куллану кисәк кенә йөрәк, кан тамырлары авыруларыннан килеп чыккан үлем очракларына да китерә.
Дөрес туклану буенча тәкъдим ителгән киңәшләрне үтәү кыен түгел. Алар сезгә йөрәк, кан тамырлары авыруларын булдырмаска ярдәм итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев