Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Микроспория авыруы йогышлы

Микроспория - гөмбә авыруы. Аның тән тиресендә, чәч төбендә, сирәк кенә тырныкта килеп чыгуы ихтимал. Һәм ул иң йогышлы тире авыруларыннан санала. Чир төрле юллар белән йогарга мөмкин, ә иң зур сәбәпчеләре - этләр, мәчеләр.

Кагыйдә буларак, бу авыру җәйге-көзге чорда аеруча «баш калкыта». Гөмбә китереп чыгара торган бу авыру мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучы балаларда (90 процент) еш очрый. Чөнки алар этләр, мәчеләр белән уйнарга ярата. Әлеге авыру шулай ук нәзберек, юка тиреле яшь хатын-кызларда да очрарга мөмкин. Көзге айларга кереп барабыз. Микроспория авыруы исә октябрь-ноябрь айларында көчәеп китүчән. Шуңа күрә дә бу авыру турында күбрәк белергә, табиб киңәшләрен тотарга кирәк.

Авыру йогу белән үк беленми. Аның билгеләре 5 көннән алып 6 атнага хәтле сизелмәскә мөмкин. Микроспориянең билгеләре нинди? Тәндә яки чәч төбендә 2-3 см диаметрлы түгәрәк тимгелләр күренә, ул урын кубалаклана, соры-ак төстәге тыгыз кабырчык барлыкка килә. Зарарланган урында чәч тиредән бертигез биеклектә (чама белән 3-5 мм) сынып төшеп, пеләш урын барлыкка килә һәм ул урын гөмбә спорасыннан торган кунык белән каплана. Чәч кенә түгел, микроспория тәннең ачык өлешләренә - муенга, биткә, кулга да чыгарга мөмкин. Башта тәндә кырыйлары вак куыкчыклар белән капланган түгәрәк таплар барлыкка килә. Чир башлануга төрле факторлар этәргеч була: кешенең яше, эндокрин һәм иммун системасының торышы һәм башкалар. Балаларда исә эпидермис күзәнәкләре кератинының җитәрлек тыгыз булмавы аркасында гөмбә кереп урнаша һәм үсә башлый.

Микроспорияне вакытында күреп алу һәм чарасын күрү өчен, балаларның тән тиресен, чәч төпләрен гел карап, тикшереп торырга кирәк. Шикләнгән очракта тикшертү, ачыклау өчен, ашыгыч рәвештә табиб-дерматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ә аңа хәтле зарарланган урынны бернинди медикаментлар белән эшкәртергә киңәш ителми. Чөнки аның дөрес диагноз куюга комачаулавы ихтимал.

Микроспория озак дәваланыла торган чир, бары табиб-дерматолог кына аны ачыклый һәм дәвалый ала.

Гөмбә чирен булдырмау чаралары бик гади:

  • балаларның шәхси гигиена таләпләрен үтәвен күз уңында тоту һәм чит әйберләргә, башка кешеләрнең шәхси гигиена кирәк-яракларына кагылдырмау;
  • балаларның сукбай хайваннар белән уйнавына юл куймау;
  • өйдә асралучы этләрне, мәчеләрне йокы ятагына мендермәү, аларны чиста тоту;
  • ветеринария пунктларында тикшерелмәгән этләрне, мәчеләрне өйгә алып кайтмау;
  • авырган өй хайваннарын ветеринарга күрсәтү, авырмаган очракта да аларга ваксинация үткәрү.

Катлаулы булмаган шушы шартларны үтәгән очракта микроспория чире кагылмас.

Юлия Ветошкина,
Тукай район больницасының табиб-дерматологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев