Балалар арасында кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыру очраклары арта
Бер атна эчендә районда 108 кискен респиратор вирус инфекциясе очрагы теркәлде, шуның 95 - балалар арасында. Кискен эчәк инфекциясе авыруы белән чирләп китүчеләр саны - 5. Болар Яңа поселогында «Березка» балалар бакчасына йөрүче ике бала һәм ике балигъ булмаган бала. Шул ук авыру белән Бәтке авылыннан өлкән яштьге кеше дә...
Бер атна эчендә районда 108 кискен респиратор вирус инфекциясе очрагы теркәлде, шуның 95 - балалар арасында. Кискен эчәк инфекциясе авыруы белән чирләп китүчеләр саны - 5. Болар Яңа поселогында «Березка» балалар бакчасына йөрүче ике бала һәм ике балигъ булмаган бала. Шул ук авыру белән Бәтке авылыннан өлкән яштьге кеше дә авырган.
Иске Җирекле авылында яшәүче, Мәләкәс авылы мәктәбендә укучы бер бала, Казаклар авылында тормыш итүче бер кеше өй эте тешләвеннән зыян күргәннәр.
Микроспория авыруы белән чирләп китүнең 1 очрагы теркәлгән. Бу - Круглое Поле посегының мәктәбендә белем алучы бала, - дип хәбәр итә Роспотребнадзорның районара бүлеге баш белгече Рәйханә Марченко.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев