15 декабрь 2016 яңалыклары
-
Балалар арасында кискен респиратор вирус инфекциясе белән авыру очраклары арта
Бер атна эчендә районда 108 кискен респиратор вирус инфекциясе очрагы теркәлде, шуның 95 - балалар арасында. Кискен эчәк инфекциясе авыруы белән чирләп китүчеләр саны - 5. Болар Яңа поселогында «Березка» балалар бакчасына йөрүче ике бала һәм ике балигъ булмаган бала. Шул ук авыру белән Бәтке авылыннан өлкән яштьге кеше дә...
-
Кино елына багышлап концерт күрсәттеләр
Район үзешчәннәре Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда тамашачыларга киноконцерт тәкъдим итте. Кино елына багышланган бу чарада Ана, мәхәббәт, аталар һәм кызлар һәм башка темалар чагылдырылды. Концертта төрле буын вәкилләре катнашты, аерым солистлар да, фольклор коллективлар да бар иде. Комсомолец поселогыннан, Новотроицкое һәм Иске Җирекле авылларыннан балалар коллективлары чыгыш ясады. Шулай...
-
Иң яхшы җимлек ясаучы балалар безнең районда яши
«Кошларны кыш көне ашатыгыз - 2016» табигатьне саклау акциясе кысаларында уздырылган «Иң яхшы җимлек» регионара конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Барысы бергә әлеге бәйгедә төрле төбәкләрдән булган 450дән артык кеше катнашты, шуларның 24е - I, II һәм III дәрәҗә дипломнары, 22се - призер дипломнары, 18е исә үзенчәлекле итеп кош оялары ясаган...
-
Бүләкләнү
РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре Профсоюзының Тукай районы оешмасы рәисе Гомәр Хәйруллин «Россия Профсоюзлары Бәйсез Федерациясе»нең Мактау грамотасы һәм «Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясе» берлегенең «Татарстан Республикасы профсоюз хәрәкәтендәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
-
«Яшь армия»нең беренче командасы Шилнәбашта оешты
Быел сентябрь аенда «Яшь армия» дип исемләнгән бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте эшли башлаган иде. Ватан геройлары көнендә бу хәрәкәт безнең районда да старт алды. Яшь армиячеләр сафына беренчеләрдән булып Шилнәбаш мәктәбенең өлкән сыйныфлары - барлыгы 12 укучы басты. Яшүсмерләрнең хәрби ант кабул итү тантанасына район хәрби комиссары Дамир Вәлиев, чакырылыш бүлеге...
-
Яңа Бүләкнең “Сәйлән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр якташ сугыш геройлары Белән танышты
Яңа Бүләк авылы "Сәйлән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, Ватан Геройлары көне уңаеннан, Яңа Бүләк авылы китапханәсенә бардылар. Китапханәче Зөлфия апалары Мингалиева балаларга Ватаныбызны яклап көрәшкән батыр якташларыбыз, авылдашларыбыз турында, сугыш вакытында тылда хезмәт иткән балалар, яшүсмерләр турында сөйләде һәм аларга хәзер тыл ветераннары дигән исем бирелүе турында аңлатты. Нурми Шәрипов...
-
Чаллыдан Рафаэль Зарипов: «Кыш бабай, машиналы уйнар идем, бирче миңа “Запарай”, тик иң шәбе –...”
"Кыш бабайга хат" дип аталган бәйге дәвам итә "Якты юл" газетасы игълан иткән бу ярышта теләк-хыяллар "көч сынаша".Бәйрәм якынлашкан саен, хатларның иң кызыклы, үзенчәлекле эчтәлеклеләре килә тора. Бәйгедә катнашучылар нәрсә генә сорамый Кыш бабайдан! (алар белән монда (русча хатлар) һәм монда (татарча хатлар) танышырга мөмкин).Ирексездән, аларга кушылып, хат язасы, күңел...