Чаллыдан Рафаэль Зарипов: «Кыш бабай, машиналы уйнар идем, бирче миңа “Запарай”, тик иң шәбе –...”
"Кыш бабайга хат" дип аталган бәйге дәвам итә "Якты юл" газетасы игълан иткән бу ярышта теләк-хыяллар "көч сынаша".Бәйрәм якынлашкан саен, хатларның иң кызыклы, үзенчәлекле эчтәлеклеләре килә тора. Бәйгедә катнашучылар нәрсә генә сорамый Кыш бабайдан! (алар белән монда (русча хатлар) һәм монда (татарча хатлар) танышырга мөмкин).Ирексездән, аларга кушылып, хат язасы, күңел...
"Кыш бабайга хат" дип аталган бәйге дәвам итә "Якты юл" газетасы игълан иткән бу ярышта теләк-хыяллар "көч сынаша".Бәйрәм якынлашкан саен, хатларның иң кызыклы, үзенчәлекле эчтәлеклеләре килә тора. Бәйгедә катнашучылар нәрсә генә сорамый Кыш бабайдан! (алар белән монда (русча хатлар) һәм монда (татарча хатлар) танышырга мөмкин).Ирексездән, аларга кушылып, хат язасы, күңел түрендә саклап йөрткән теләгеңне язасы килә башлый. Һичьюгы, спонсор бүләген отасың ич! Ә инде шаяруларны читкә куйсак, чыннан да, барыгызны да бәйгедә катнашырга чакырабыз. Өстәвенә, теләк-хыялларны искә алган саен, аларның чынга ашу ихтималы арта ди!
"Бәйге Тукай районы кешеләре өчен булса да, түзә алмадым инде, сезгә сәлам хаты юлламыйча" , дип язган безгә Чаллыдан Рафаэль Зарипов. "Эшегездә, тормышыгызда уңышлар телим. Һәр көнегез шатлык-куанычлар белән һәм тынычлыкта үтсен, якынлашып килүче Яңа ел белән!" , дип тә өстәгән"
Рафаэль әфәнде, ул шартны без дә хәтерлибез, тик сезнең хатны укыгач, түзә алмадык инде, сайтыбызда урнаштырмыйча.
"Исәнмесез!
"Якты юл" редакциясе хезмәткәрләренә һәм Тукай районында яшәүче кешеләргә ялкынлы кайнар сәлам!
Әй, Кыш бабай!
Киләсе елда да халкыбызның тормыш юлы
Бүгенгедәй Тыныч һәм Якты булса иде!
Я, Аллаһым, күп сорамыйм мин,
Барсына да үзем ирешермен, миңа бары -
Сәламәтлек һәм акыл бирсәң иде.
Кыш бабай дим, Кыш бабай!
Әллә бүләкләр өләшәсең?
Мине дә калдырма әле бүләгеңнән,
Ә мин догалар кылырмын,
"Сәйдәшев" хуҗалыгы уңышлары өчен.
Кыш бабайга хат:
"Яңа елда Кыш бабаем
Могҗиза күрәсем килә.
Балачагым мизгелләрен
Яңадан тоясым килә.
Балачагым сагындыра
Күземә яшьләр килә.
Балачак уеннары уйнап
Яңадан үсәсем килә.
Машиналы уйнар идем
Кыш бабай бүләк итсә.
Идарә итү пульты булган
Уенчык тайотам булса.
Москвич та ярый миңа
Запарай булса, иш-шү шәп.
Теләкләрне үти торган
Карта бирсәң дә рәхмәт.
Яшь чак җүләр чак шул
Акыл гына соңрак килә.
Эх, яшәр идем кайта алсам
Кадерен белеп кенә.
Җүләр чагым сагындыра
Гашыйк буласым килә.
Кайта-кайта яшьлегемә
Мәңге яшисем килә!""
Әлеге хатны ошатсагыз, шушы язма астында үз фикерләрегезне язып калдыра аласыз.
Исегезгә төшерәбез, хатларны "Кыш бабайга хат" дигән тамга белән yakti.ul76@gmail.com адресына юллагыз.
Фото чыганагы: allmusicnew.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев