Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы җимлек ясаучы балалар безнең районда яши

«Кошларны кыш көне ашатыгыз - 2016» табигатьне саклау акциясе кысаларында уздырылган «Иң яхшы җимлек» регионара конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Барысы бергә әлеге бәйгедә төрле төбәкләрдән булган 450дән артык кеше катнашты, шуларның 24е - I, II һәм III дәрәҗә дипломнары, 22се - призер дипломнары, 18е исә үзенчәлекле итеп кош оялары ясаган...

«Кошларны кыш көне ашатыгыз - 2016» табигатьне саклау акциясе кысаларында уздырылган «Иң яхшы җимлек» регионара конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Барысы бергә әлеге бәйгедә төрле төбәкләрдән булган 450дән артык кеше катнашты, шуларның 24е - I, II һәм III дәрәҗә дипломнары, 22се - призер дипломнары, 18е исә үзенчәлекле итеп кош оялары ясаган өчен махсус дипломнар белән бүләкләнде.

Борды авылының 3нче сыйныф укучылары Анастасия Кудряшова белән Аделина Соловьева һәм 2нче сыйныф укучысы Разалина Соловьевага катнашучылар дипломнары тапшырылды.

P. S. Башка фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев