Яңа Бүләкнең “Сәйлән” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр якташ сугыш геройлары Белән танышты
Яңа Бүләк авылы "Сәйлән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, Ватан Геройлары көне уңаеннан, Яңа Бүләк авылы китапханәсенә бардылар. Китапханәче Зөлфия апалары Мингалиева балаларга Ватаныбызны яклап көрәшкән батыр якташларыбыз, авылдашларыбыз турында, сугыш вакытында тылда хезмәт иткән балалар, яшүсмерләр турында сөйләде һәм аларга хәзер тыл ветераннары дигән исем бирелүе турында аңлатты. Нурми Шәрипов...
Яңа Бүләк авылы "Сәйлән" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, Ватан Геройлары көне уңаеннан, Яңа Бүләк авылы китапханәсенә бардылар. Китапханәче Зөлфия апалары Мингалиева балаларга Ватаныбызны яклап көрәшкән батыр якташларыбыз, авылдашларыбыз турында, сугыш вакытында тылда хезмәт иткән балалар, яшүсмерләр турында сөйләде һәм аларга хәзер тыл ветераннары дигән исем бирелүе турында аңлатты.
Нурми Шәрипов - Тукай районының Казаклар авылыннан сугышка киткән Бөек Ватан сугышы герое, Николай (Калимулла) Якупов -Иштирәк авылыннан, шулай ук Советлар Союзы Герое. Алар турында балаларга Яңа Бүләк мәктәбе директоры Сәлмән Әхмәтҗанов тулы мәгълүмәт бирде. Соңыннан балалар китапханәгә рәсемнәр ясап бүләк итеп калдырдылар һәм батырлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылардип хәбәр итә Яңа Бүләк авылы "Сәйлән" балалар бакчасы тәрбиячесе Рәзилә Гайсина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев