Корчаңгы авыруы
Корчаңгы - корчаңгы талпаны китереп чыгаручы һәм кешедә генә була торган йогышлы авыру. Әлеге талпан бик кечкенә, күз белән күрерлек түгел. Әлеге авыру турыдан-туры авырган кеше белән аралашканда һәм шулай ук урын-җир аркылы да күчәргә мөмкин. Күп очракларда мәктәпләрдә, тулай торакларда, балалар йортында, бакчаларда очрый. Шулай ук йогышлану кешенең киеме,...
Корчаңгы - корчаңгы талпаны китереп чыгаручы һәм кешедә генә була торган йогышлы авыру. Әлеге талпан бик кечкенә, күз белән күрерлек түгел.
Әлеге авыру турыдан-туры авырган кеше белән аралашканда һәм шулай ук урын-җир аркылы да күчәргә мөмкин. Күп очракларда мәктәпләрдә, тулай торакларда, балалар йортында, бакчаларда очрый.
Шулай ук йогышлану кешенең киеме, шәхси әйберләре аша, кул бирешкәндә һәм җенси мөнәсәбәтләр вакытында булырга мөмкин.
Авыруның төп билгеләре:
- тән кычыта, кычыту аеруча кич һәм төнлә көчәя;
- тиредә талпан хәрәкәт иткән юллар күренә;
- кавык, кашылган, ертылган урыннар, кабарып чыккан бетчәләр күзәтелә.
Корчаңгы талпаны бармак араларын, табан астын, җенес әгъзаларын зарарлый. Балаларда биттә һәм чәч арасында да булырга мөмкин.
Дәвалау алымнары бүгенге көндә нәтиҗәле. Тире авырулары табибы (дерматологлар) сезгә дөрес дәвалану тәгъдим итәр.
Әмма иң яхшысы - авыруны кисәтү. Авыру кешенең кием-салымы, урын-җир әйберләре 5-6 минут кер юу порошогы белән кайнатып яхшылап үтүкләргә кирәк. Аяк киемнәрен, йошмак уенчыкларны өч көн ачык һавада тоту кулай. Фатирда идәннәрне яхшылап юып чыгу мөһим. Иң төп профилактик чара булып - чисталык санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев