Сәламәтлек даими игътибар сорый
Яман шеш авыруы барыбызны да куркыта. Чөнки аның билгеләре еш кына бик соң сизелә. Сәламәтлекне әледән-әле тикшертеп торсаң, бу авыруга юлыккан очракта да, аны җиңәргә мөмкин. Элегрәк аналык муентыгында яман шеш авыруыннан (рак шейки матки) үлүчеләр күбрәк иде. 1955-1992 еллар эчендә аналык муентыгында яман шеш авыруыннан үлүчеләр 70 процентка кимеде....
Аналык муентыгындагы яман шеш элек урта яшьтән узган хатын-кызларда күзәтелә иде. Хәзер ул 35-40 яшьтәгеләрдә дә очрый башлады. Аналык муентыгында яман шеш белән авыручыларның 20 проценты - 65 яшьтән узган хатын-кызлар. Шуңа күрә мазокны һәрдаим онкоцитологиягә биреп, тикшертеп торырга кирәк. Кайчакларда: «Андый шеш яшь кызларда да буламы?», - дип сорыйлар. Өздереп кенә: «Юк», - дип әйтеп булмый. Бик сирәк булса да очрый.
Никадәр генә чаралар күрелмәсен, әле һаман аналык муентыгында яман шеш авыруы, беренчелекне тотучы сөт бизе, ашказаны, аналык рагыннан гына калышып, дүртенче урында тора. Россиядә ел саен 100 мең кешегә 14-16 хатын-кыз яман шешнең шушы төреннән иза чигә.
Аналык муентыгында яман шешне булдырмау өчен нинди чаралар күрергә кирәк?
Бу шеш күзәнәкләренең үсеше озакка сузыла һәм байтак вакытлар узгач кына «канат җәя» башлый. Менә шушы озын ара авыруны башлангыч чорында, ягъни үзгәргән күзәнәкләр тукымаларга тирән үтеп кергәнче, дәваларга керешү мөмкинлеген бирә.
Дәвалау үткәрелмәгән очракта, берничә ел эчендә шешнең, аналык муентыгын камап алып, аналыкны да зарарлап, башка органнарга да күчүе, шулай ук лимфа бизләренә һәм кан аша башка органнарга метостазлар җибәрүе ихтимал. Бу очракта инде яман шешне дәвалау авыр, еш кына аз нәтиҗә бирә.
Аналык муентыгындагы яман шешне иртәрәк, башлангыч чорында ук, ачыклап дәвалаган очракта, бу авыру чигенә. Шуңа күрә 2-3 елга бер тапкыр булса да тикшеренү үтәргә кирәк. Хәзер әлеге авыруны ачыклау өчен диагностика аппаратураларының ниндиләре генә юк.
Бу төр яман шеш белән авыручылар арасында җенси тормышны бик иртә башлаган, җенси партнерларын еш алмаштыручан һәм тәмәке тарта торган хатын-кызлар күбрәк. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, интим мөнәсәбәт чиста булырга тиеш. Әлеге авыруны булдырмас өчен, һәрдаим профилактика чараларын үткәрергә кирәк.
Альфира Әхмәтшина,
Тукай район шифаханәсенең акушер-гинекологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев