Яман шеш авыруы арта, сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк
Район шифаханәсе төзелгәч, баш врач: «Авыл эшчәннәренә дә санаторийдан ким булмаган дәвалау чаралары кирәк, кил безгә», - дип чакырып ала Наил Васил улын. Һәм, чыннан да, биредә шәһәрдә дә тиңе булмаган физиотерапия тармагы булдырылды. Хәзер Наил Мансуров шушы физиодәвалау бүлеген җитәкли. Биредә көн саен аның юлламасы буенча дистәләгән авыру сәламәтлеген...
Авыру табибка зур өмет белән килә, шуны яхшы аңлап, Наил Василович үзенә килгән һәр авыруны якты йөз белән каршылый, игътибар белән тыңлый, юата торган ятышлы сүзләр таба. Кыскасы, күңелгә өмет сала белә.
Тәҗрибәле табиб белән бүгенге сөйләшүебез яман шеш авыруы турында.
- Наил Василович, яман шеш белән авыручылар елдан-ел арта бара. Берәр җиребез аз гына авыртса, шул булмасын дип, шик-шөбһәгә төшәбез. Район буенча бу җәһәттән хәлләр ничек тора?
- Соңгы ун елда Тукай районында да, бөтен илдәге кебек, бу авыруның артуы күзәтелә. Моның сәбәпләре күп төрле: тирә-як мохитнең пычрануы, зарарлы гадәтләр - алкогольле эчемлекләрне күп куллану, тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнү, кояш радиациясенең артуы. Россия күләмендә караганда, иң беренче урында күкрәк бизләре, тире, эчәк һәм ир-атларда мәни бизе яман шеше киң таралган. Безнең районда беренче урында үпкә яман шеше тора. Бу экологик шартларга бәйле.
- Яман шеш авыруына кемнәр аеруча бирешүчән?
- Бу авыру берәүне дә аямый. Ул күбрәк өлкән яшьтәге кешеләрдә күзәтелә. Бу аларда хроник авырулар булу һәм иммун системасының йомшаруыннан килә. Мисал өчен, өлкән яшьтәге ир-атларның күбесе мәни бизе аденомасы белән интегә, вакытында дәваламасаң, аның яман шешкә әверелүе дә ихтимал. Күп аборт ясаган хатын-кызларга да сагаерга кирәк: аларда күкрәк шеше, аналык муентыгы яман шеше еш очрый, бала тапмаган хатын-кызларда аналык яман шеше булуы ихтимал.
- Наил Василович, яман шеш авыруы ничек беленә?
- Бөтен хикмәт тә шунда шул, башлангыч чорында ул бөтенләй беленми, кеше үзенең авыру икәнен сизми. Шулай да кайбер билгеләр сагайтырга тиеш. Әйтик, кинәт сәбәпсезгә ябыгу, аз канлылык, тән температурасының әледән-әле күтәрелеп алуы, кан төкерү, йоту авырлашу, тәндәге миңнәрнең, тәрәтнең үзгәрүе.
- Яман шешне башында ук белсәң, дәвалап була дисез, ничек белергә соң аны, ничек соңга калмаска?
- Әйе, яман шешне башлангыч чорында «эләктерсәң», аны дәваларга була. Соңгы стадияләргә килеп җиткәч, бигрәк тә метастазлар җибәргәч, дәвалау катлаулана. Әмма өметне өзәргә, үзлегеңнән дәваланырга да ярамый. Югыйсә, кыйммәтле вакытны югалту ихтимал. Үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга, табибларга күренеп торырга, диспансеризация үтәргә кирәк.
- Яман шеш авыруын кисәтеп буламы?
- Әйе. Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, начар гадәтләрне ташларга, әйтик, үпкә рагы белән авыручылар арасында көненә 20 сигарет тартучылар ун тапкыр ешрак очрый. Кояш радиациясенең артуы, атмосферадагы озон катламының юкаруы аркасында кояш нурларының зарарлы тәэсире арта. Кояшта, солярийларда кызынганда да чама белергә кирәк. Яман шеш авыруы барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе - иммун системасының йомшаруын истә тотып, дөрес туклану, саф һавада күбрәк булу һәм физик активлыкны арттыру кирәк. Эчәклекләрнең дөрес эшләве зарур: эч кату, эч китүләрне булдырмаска тырышырга, көнкүрештә химия эшләнмәләрен куллануны киметергә, хроник авыруларны дәваларга кирәк. Сер түгел: стресслар заманында яшибез, үзебезне, бер-беребезне сакларга, нинди шартларда да үзеңне кулга алырга кирәк.
- Әңгәмәбез өчен рәхмәт. Газета укучыларыбыз бу киңәшләргә колак салырлар дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев