23 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Янгынны сүндергәч ир-ат гәүдәсе табылды
21 сентябрь көнне төнге сәгать 3 тулганда янгын сүндерүчеләр «Рассвет» бакчачылык ширкәтеннән йорт януы турында хәбәр алалар. Мансардалы бакча йорты тулысынча диярлек янып бетә, беренче катның кирпеч стеналары гына торып кала. Сүндерүчеләр янган такта калдыклары арасыннан 30 яшьлек ир-атның гәүдәсен табып алалар. Янгын беренче каттагы кухняның төзексез розеткасыннан чыккан дип...
-
Район мөхтәсибәте зиратларны чистарту эшенә кереште
Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә зиратларны чистарту, тәртипкә китерү эшләре буенча акция старт алды, дип хәбәр итә үзәкләшкән дини оешма. Тукай районы җирлегендә барысы 92 мөселман һәм христиан зиратлары бар. Авыл җирлегендә яшәгән халык ярдәме һәм көче белән ел саен көз, яз айларында зиратларда өмәләр үткәрелә.
-
Мәктәпләрдә олимпиадалар башланды
Мәктәпләрдә олимпиадалар башланды Район мәктәпләрендә фән олимпиадалары башланды. Сентябрь аенда 5-11 сыйныф укучылары икътисад, тарих, математика, физика буенча белемнәрен сынадылар. 8-11 сыйныфларда хокук белеме буенча олимпиадалар үтте. Район мәгариф идарәсе методисты Әлфинур Хөсәенованың белдерүенчә, укучыларның күпчелеге математика һәм тариф фәннәрен сайлый. Мәктәп этабын үтүчеләр муниципаль турда катнашачак. Ул октябрь ахырында...
-
Яман шеш авыруы арта, сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк
Район шифаханәсе төзелгәч, баш врач: «Авыл эшчәннәренә дә санаторийдан ким булмаган дәвалау чаралары кирәк, кил безгә», - дип чакырып ала Наил Васил улын. Һәм, чыннан да, биредә шәһәрдә дә тиңе булмаган физиотерапия тармагы булдырылды. Хәзер Наил Мансуров шушы физиодәвалау бүлеген җитәкли. Биредә көн саен аның юлламасы буенча дистәләгән авыру сәламәтлеген...
-
Районның тагын өч гаиләсе сертификатлы булды
21 сентябрь көнне Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда районның тагын өч яшь гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Документларны әти-әниләр Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова кулыннан алдылар. Шулай итеп, программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып - 9 ел эчендә - 2236 тукайлы сертификатлы булды, аларның 2023е акчадан файдаланды. Искә төшерәбез,...
-
Социаль объектлар җылытыла башлады, чиратта – күп фатирлы йортлар
Җәйге челләдән соң сентябрь аенда һава торышы кинәт суытты. Соңгы вакытта температура көндез дә 10-12 градустан артмады. Дөрес, соңгы бер-ике көндә генә, әбиләр чуагыдыр, мөгаен, бераз җылытты җылытуын. Шәхси йортларда хуҗалар инде салкынча көннәр башлануга ук газ казаннарын кушты. Сентябрь уртасында үзәк казаннардан җылытылучы объектларга да җылылык тоташтырылды. 15енә районның...
-
Сүгенгән өчен – 2000 сум штраф
Хокук сакчылары «Ивушка» бакчачылык ширкәтендә исерек хәлдә булган, кычкырып сүгенгән, әдәпсез хәрәкәтләр ясаган, куллары белән болганган ир-атны тоткарлыйлар. Яр Чаллыда яшәүче 53 яшьлек ир-ат тирә- яктагыларның һәм полиция хезмәткәрләренең кисәтүенә игътибар да итми. Суд карары нигезендә аңа 2000 сум күләмендә административ штраф салынды, дип хәбәр итә район суды матбугат хезмәте.
-
Яңа банкнотларда Казан лаеклы урын алсын өчен тавыш бирик
Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы оештырган бу бәйгедә катнашу өчен республикабызның башкаласы Казанның өч символы - Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасы тәкъдим ителгән иде. Онлайн тавыш бирү нәтиҗәсендә, Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финал этапка чыга алды. Алай гына...
-
Бәйрәмгә рәхим итегез
24 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сарае үзенең 43нче иҗат сезонын ача. Программа төрле яшьтәге кешеләр өчен әзерләнә, татар һәм рус телләрендә алып барыла. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: 70-16-50. 6+
-
Тукай районында быел 500нче бала туды
Ул Игорь Поцелуев - Кнәз авылында яшәүче Юлия һәм Сергейның беренче балалары. Яшь парларны районның гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина җылы тәбрикләде, истәлеккә бүләк тә тапшырды. Әйтергә кирәк: узган ел 500нче бала декабрьдә туган иде.
-
Савым сыер һәм кәҗә асраучыларга дәүләт субсидия вәгъдә итә
Шәхси хуҗалыкларда савым сыерлар һәм кәҗәләр тотучыларга дәүләт тиздән матди ярдәм бирергә вәгъдә итә. Искә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинетының бу турыдагы карары 2016 елның 13 августында кабул ителгән иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ирина Гарипованың хәбәр итүенчә, безнең районнан 1486 сыер һәм 1286 кәҗә өчен документлар...