Яңа банкнотларда Казан лаеклы урын алсын өчен тавыш бирик
Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы оештырган бу бәйгедә катнашу өчен республикабызның башкаласы Казанның өч символы - Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Казан (Идел буе) федераль университетының төп бинасы тәкъдим ителгән иде. Онлайн тавыш бирү нәтиҗәсендә, Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финал этапка чыга алды. Алай гына...
Финалда Казан белән Владимир шәһәре - Алтын капка һәм Успенск соборы, Волгоград - «Ватан-Ана» скульптурасы һәм Мамай Курган һәйкәле, Ерак Көнчыгыш - Көнчыгыш космодромы һәм Рус утравындагы күпер,
Иркутск - Байкал күле һәм Бабр (геральдик хайван), Түбән Новгород - Түбән Новгород Кремле һәм Түбән Новгород ярминкәсе, Севастополь - баткан корабларга һәйкәл һәм Херсонес Таврический исемле тарихи-археологик музей-тыюлык, Сочи - «Фишт» Олимпия уеннары стадионы һәм «Роза-Хутор» курорты символлары ярышалар. Петрозаводск белән Сергиев Посад шәһәрләре дә - финалда. Аларда берешәр символ - «Кижи» музей-тыюлыгы һәм Изге Тройсын чиркәве тәкъдим ителгән.
Димәк, Казанның җиңү мөмкинлеге зур. Тавыш биреп, аны алгы рәттә тоту өчен тырышасы гына кала. Моның өчен «Твоя-Россия.рф» сайтына кереп тавыш бирергә кирәк. Ул 7 октябрь көнне көндезге 12гә кадәр дәвам итәчәк.
Без Россия Үзәк банкы оештырган бу бәйгегә карата райондашларның фикерләре белән кызыксындык.
Теләнче Тамак авылы мәктәбенең X сыйныф укучысы Эльвина Абдуллина:
- «Акчада Казан символлары урын алырмы икән?» дигән сорау мәктәп укучыларын аеруча борчый. Әлеге сорауны урамда, кибеттә, почта бүлегендә еш ишетергә туры килә. Җиңү, әлбәттә, Татарстанның шәһәр һәм авылларында яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Казан яңа кәгазь акча банкнотларында урын алсын өчен, тавыш бирүдә актив катнашыйк.
Боерган авылының китапханә мөдире Флүзә Сәлимова:
- Райондашларга Казан Кремле өчен тавыш бирергә киңәш итәр идем. Кремль - Казан шәһәренең тарихи һәм мәдәни мәркәзе, 16-19 гасырлар архитектура ансамбле. Кремль 2000 елдан башлап ЮНЕСКО мирасы булып тора. Яңа акчада шундый олы тарихлы үзебезнең Казан сурәтен күрү бөтен татарстанлы өчен дә олы горурлык булыр иде, минемчә.
Райондашыбыз, бүгенге көндә Чаллы медицина көллияте студенты Эльвина Борһанова:
- Финалга эләккән символларның барысы да - Россиянең уникаль урыннары. Минем уйлавымча, аларның һәрберсе дә яңа банкнотларда сурәтләнергә лаек. Шулай да үзебезнең Казан өчен тавыш бирдем. Һәр көн ярыш кызганнан-кыза бара. Бу «Твоя-Россия.рф» сайтыннан ачык күренә. Татарстанлыларның бу бәйгегә зур кызыксынучанлык һәм җаваплылык белән караулары бик сөендерде. Кулланылышка керүче банкноталарда Казан Кремле сурәте урын алса, бик әйбәт булыр иде.
Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов:
- Ике объект та башкалабыз тарихы белән бәйле. Купюраларда үз шәһәребезне күрү безнең өчен горурлык һәм дәрәҗә булачак. Үзебез яулап алган җиңүне кулларда тотарга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев