Яңалыклар

Янгынны сүндергәч ир-ат гәүдәсе табылды

21 сентябрь көнне төнге сәгать 3 тулганда янгын сүндерүчеләр «Рассвет» бакчачылык ширкәтеннән йорт януы турында хәбәр алалар. Мансардалы бакча йорты тулысынча диярлек янып бетә, беренче катның кирпеч стеналары гына торып кала. Сүндерүчеләр янган такта калдыклары арасыннан 30 яшьлек ир-атның гәүдәсен табып алалар. Янгын беренче каттагы кухняның төзексез розеткасыннан чыккан дип...

21 сентябрь көнне төнге сәгать 3 тулганда янгын сүндерүчеләр «Рассвет» бакчачылык ширкәтеннән йорт януы турында хәбәр алалар. Мансардалы бакча йорты тулысынча диярлек янып бетә, беренче катның кирпеч стеналары гына торып кала. Сүндерүчеләр янган такта калдыклары арасыннан 30 яшьлек ир-атның гәүдәсен табып алалар. Янгын беренче каттагы кухняның төзексез розеткасыннан чыккан дип фаразлана. Төзексез икәнен белүенә карамастан, әлеге ир-ат төнгә анда электр җылыткычы кушып калдырган, үзе мансардада йокларга яткан. Төтен исеннән агулану нәтиҗәсендә ул уяна алмаган, дип фаразлыйлар тикшерүчеләр.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев