Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мөхтәсибәте зиратларны чистарту эшенә кереште

Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә зиратларны чистарту, тәртипкә китерү эшләре буенча акция старт алды, дип хәбәр итә үзәкләшкән дини оешма. Тукай районы җирлегендә барысы 92 мөселман һәм христиан зиратлары бар. Авыл җирлегендә яшәгән халык ярдәме һәм көче белән ел саен көз, яз айларында зиратларда өмәләр үткәрелә.

- Өч елга исәпләнгән зиратлар территорясен тәртипкә китерү район программасы буенча, районыбызда бик күп эшләр башкарылды. Әйтик, кирәк-яракларны саклый торган бина, зиратка кергәндә укыла торган догалар һәм зиратта үзеңне тоту тәртибе язылган махсус планшетлар урнаштырылды. Бүгенге көндә безнең алда шундый бурыч тора: зиратларны зурайган карт агачлардан арындыру, алар каты җил вакытында каберлекләргә аварга ихтимал бит, - дип сөйләде безгә район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас. - Кызганычка каршы, бу эшне махсус техникадан - краннардан башка эшләү мөмкин түгел. Ә техниканы арендага алу бездән бик зур чыгымнар таләп итә. Шуның өчен мин бөтен райондашларга мөрәҗәгать итәм: мөмкинлегегез булган очракта, зиратларыбызны - мәңгелек йортларыбызны чүп-чардан арындырырга, техника белән ярдәм итәргә чакырам. Яхшылык эшләргә ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев