Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районның тагын өч гаиләсе сертификатлы булды

21 сентябрь көнне Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда районның тагын өч яшь гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Документларны әти-әниләр Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова кулыннан алдылар. Шулай итеп, программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып - 9 ел эчендә - 2236 тукайлы сертификатлы булды, аларның 2023е акчадан файдаланды. Искә төшерәбез,...

21 сентябрь көнне Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда районның тагын өч яшь гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырдылар. Документларны әти-әниләр Пенсия фонды идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Мулькаманова кулыннан алдылар.

Шулай итеп, программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып - 9 ел эчендә - 2236 тукайлы сертификатлы булды, аларның 2023е акчадан файдаланды.

Искә төшерәбез, ана капиталы программасы ике елга озынайтылды. Аны 2018 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган икенче һәм аннан соңгы бала өчен алырга мөмкин. Шул ук вакытта, аннан файдалану вакыты чикләнми.

Шулай ук ана капиталы акчасының 25 мең сумын бер тапкыр акчалата алырга мөмкин. аны алу өчен гаризаны хәзер Россия Пенсия фонды сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев