Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Савым сыер һәм кәҗә асраучыларга дәүләт субсидия вәгъдә итә

Шәхси хуҗалыкларда савым сыерлар һәм кәҗәләр тотучыларга дәүләт тиздән матди ярдәм бирергә вәгъдә итә. Искә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинетының бу турыдагы карары 2016 елның 13 августында кабул ителгән иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ирина Гарипованың хәбәр итүенчә, безнең районнан 1486 сыер һәм 1286 кәҗә өчен документлар...

Шәхси хуҗалыкларда савым сыерлар һәм кәҗәләр тотучыларга дәүләт тиздән матди ярдәм бирергә вәгъдә итә. Искә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинетының бу турыдагы карары 2016 елның 13 августында кабул ителгән иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ирина Гарипованың хәбәр итүенчә, безнең районнан 1486 сыер һәм 1286 кәҗә өчен документлар тапшырылган.

Малларны тотуга чыгымнарны каплау өчен республика бер сыерга 3000 сум, ана кәҗәгә яки бер яшьтән өлкәнрәк кәҗәгә 1000 сум исәбеннән субсидия бүлеп бирә. документлар тапшырган шәхси ярдәмчел хуҗалыклар, килешү буенча, мал башын ел дәвамында сакларга тиеш булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев