Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Социаль объектлар җылытыла башлады, чиратта – күп фатирлы йортлар

Җәйге челләдән соң сентябрь аенда һава торышы кинәт суытты. Соңгы вакытта температура көндез дә 10-12 градустан артмады. Дөрес, соңгы бер-ике көндә генә, әбиләр чуагыдыр, мөгаен, бераз җылытты җылытуын. Шәхси йортларда хуҗалар инде салкынча көннәр башлануга ук газ казаннарын кушты. Сентябрь уртасында үзәк казаннардан җылытылучы объектларга да җылылык тоташтырылды. 15енә районның...

Районда социаль объектларны «Тукай җылылык һәм газ оешмасы» җылылык белән тәэмин итә. «2016 елның җылыту сезонына әзерлек 2015 елгы сезонны төгәлләгәч тә башланган иде инде. Бу һәр елны шулай. Җәйгә аяк басуга, барлык котельныйлар тикшерелә. Без барысы 47 котельныйга хезмәт күрсәтәбез. Кайда нинди ремонт кирәк - тагын бер кат күздән кичерелә. Дөрес, күләмле эшләр берничә ел алдан ук билгеләп куелган инде безнең. Җылылык челтәрләрен яңарту буенча республика программасы кысаларында соңгы елларда күп эшләр башкарыла. Шулай ук үз көчебез белән дә яңарту эшләре алып барабыз», - ди «Тукай җылылык һәм газ оешмасы» директоры Мөсәнниф Ханов.

Быел республика программасы кысаларында Мусабай-Завод мәктәбе котельныенда, Түбән Суыксу мәктәбе һәм мәдәният йорты котельныенда дүртәр казан алыштырылган. Болар - һәрберсе 100әр кВт көчле, яңа модельле, автомат режимда эшләүче казаннар. Ике котельныйны яңарту өчен республика бюджетыннан 2 млн 600 мең сум акча бүленгән. Оешма үз көче белән Мәләкәс мәктәбе котельныенда бер казанны алыштыруга ирешкән. Биредә дә шундый ук модельле казан урнаштырылган: 300 мең сумлык эш башкарылган. Җәй көне шулай ук район буенча 460 метрда җылылык трассасы яңартылган, торбаларга изоляция ясалган. Районда трассаның гомуми озынлыгы 7200 метр тәшкил итә. Ул һәр елны, кулдан килгәнчә, шулай өлешләп ремонтлана. Шулай ук быел Круглое Поле поселогында мәктәп һәм балалар бакчасына аерым котельный куелган.

Оешма җитәкчесе җылыту сезонына әзерлек барышында эшләгән хезмәткәрләрне дә билгеләп үтә. «Мастерлар Галинур Булатов, Илнар Хафизов, слесарьлар Равил Әхмәтов, Әсфәр Вәлиев, Иван Афанасьев, эретеп ябыштыручылар Николай Липатов, Рафил Нуриев, контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика слесаре Альберт Ганиев, машина йөртүче Вәзир Шагапов эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктылар, - ди ул. - Газ казаннарын тоташтырганчы барлык таләпләр үтәлде: торбалар юдырылды, опрессовка ясалды, барлык гидравлик сынаулар үткәрелде», - дип аңлата җитәкче.

«Хәзер кышкы 40 градус салкыннан да курыкмыйбыз. Яңа казаннар сынатмас дип ышанабыз. Көннәр әлегә җылы торганда, аларның берсе генә эшли», - ди Түбән Суыксу мәктәбе һәм мәдәният йорты котельныенда оператор булып эшләүче Мирас Әюпов. Биредә быел гына куәтле дүрт яңа казан куелган.

«Әлбәттә, башка тармаклардагы кебек үк, җылыту өлкәсендә дә хәл итәсе мәсьәләләр бар. Кайда котельныйларга ремонт кирәк, казаннарны алыштырасы, җылылык трассаларын яңартасы, бина эчләрендәге җылыту системасын ремонтлыйсы - барысы да безнең контрольдә. Эшләр әкренләп башкарыла. Бу юнәлештә республика программасының эшләве нык ярдәм итә. Быелгы кышны да өзеклекләрсез чыгарбыз, социаль объектлар тиешенчә җылытылыр дип ышанам», - ди «Тукай җылылык һәм газ оешмасы» башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев