Сәламәтлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районда ашыгыч ярдәм күрсәтү постлары эшли башлады
1 апрельдән районда ашыгыч медицина ярдәме бүлеге ачылды. Бүлекнең «Татарстан» совхозы поселогында һәм Мәләкәс авылындагы постларында эшләүче фельдшерлык бригадалары райондашларга ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтәчәк. Медицина ярдәмен чакыру тәүлек дәвамында бушка стационар һәм кәрәзле телефоннардан бердәм «103» номеры буенча башкарылачак.
-
Бакчага сәламәтлек дәресенә спорт мастеры килде
Кеше өчен иң кадерле әйбер ул - сәламәтлек. Сәламәтлекнең нигезе мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Укыту-тәрбия бирү процессының ничек оештырылуыннан чыгып, баланың алдагы сәламәтлеге турында күзалларга була. Кечкенәдән сәламәтлеге турында кайгыртмаган кеше, олыгайгач аны кире кайтара алмый. Шуңа күрә балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп бурычлары - балаларны чыныктыру, сәламәтлекләрен ныгыту.
-
Табибларның совет утырышы узды
Күптән түгел район үзәк дәваханәсендә медицина хезмәткәрләренең совет утырышы узды. Анда районның медицина хезмәткәрләре, район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, "Роспотребнадзор" оешмасы җитәкчесе Шамил Мохетдинов һ.б.катнашты. Медицина советы утырышында узган ел эшләренә нәтиҗәләр һәм агымдагы елда башкарыласы эш планнары каралды һәм расланды. Район халкына сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү һәм әлеге өлкәдәге...
-
Яңа медицина аппаратлары кайтачак
Күптән түгел, Теләнче Тамак амбулаториясе дәүләттән 365 мең сум күләмендәге акчалата ярдәмгә ия булды. "Әлеге акчага без дәваханәнең иске җиһазларын яңасына алыштырачакбыз. Аннан кала, якын арада амбулаториягә күз басымын үлчи торган, табиб эше өчен бик кирәкле лазерлы 4-5 төрле яңа медицина аппаратлары да кайтартылачак", - диде амбулаториянең баш табибы Илгизәр...
-
Табиблар һәм студентлар мәктәп укучылары белән очраша
Мәктәп укучыларын сәламәтлек саклау системасы белән таныштыру һәм Казан Дәүләт медицина университетына тарту максатыннан 1 февраль көнне район үзәк больницасында табиблар һәм әлеге уку йорты студентлары катнашында «Ачык ишекләр көне» үткәрелә. Чара сәгать 10да башлана. «Ачык ишекләр көне»нә киләчәктә табиб һөнәрен сайларга теләгән укучылар, аларның әти-әниләре килә ала. Ул көнне...
-
Яман шештән даими тикшерелеп торырга кирәк
Узган елның декабрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында республикада балалар тууга, йөкле, бала тапкан хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтүгә багышланган коллегиянең киңәйтелгән утырышы узган иде. Үткән 2013 елда республикада бала тапканда һәм йөклелек вакытында 6 хатын-кызның кан китү, плацентаның таркалуы, септик шок сәбәпле үлү очраклары теркәлгән.
-
Ашыгыч ярдәм пунктлары өчен биналарны реконструкцияләү бара
Бүгенге көндә районның ике авылында - Мәләкәстә фельдшер-акушерлык пунктында һәм «Татарстан» совхозы поселогында участок амбулаториясендә ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге пунктлары өчен урын әзерләү, ягъни ремонтлау-реконструкцияләү эше бара. «Татарстан» совхозы поселогында эшләр инде ахырына якынлашып килә. Мәләкәс медпунктында исә су, канализация, табигый газ котелы һәм җылылык системасы тулысынча алыштырылды, ягъни эшнең...
-
Тугыз ай эчендә бер авылдан өч кеше ВИЧ инфекциясен йоктырган
Район үзәк больницасының баш табибы Галим Сабирҗановның хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә хәбәр итүенчә, СПИД йоктыручылар районда быел кискен арткан. Гыйнвар аенда ВИЧ-инфекцияле 31 кеше исәптә торса, 1 октябрьгә ул сан 47гә җиткән. Бу чорда чирне беренче тапкыр йоктыруның 11 очрагы теркәлгән, шундый диагноз куелган 5 кеше исә районга читтән күченеп...
-
Файдалы әңгәмә
Республикакүләм наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр белән махсус чара уздырылды. Социаль эшләр буенча хезмәткәр А.Камалова һәм дәвалау күнегүләре инструкторы Г.Гатауллина наркотик матдәләрнең, алкогольнең һәм тәмәке тартуның кеше организмына булган зыяны хакында сөйләделәр.
-
Диспансеризация – сәламәтлеккә ышанычлы юл
Югары технологияләр чәчәк аткан бу заманда кеше торган саен азрак хәрәкәтләнә: көнкүреш техникасы тормышыбызга актив керде, эш урыннарын компьютерлаштыру да кеше сәламәтлегенә файда китерми. Хезмәт, тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән бу ихлас омтылыш, киресенчә, кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Варикоз, симерү, күз авырулары - шул техник революциянең кайбер җимешләре генә. Экологик...
-
Гриппка каршы вакцинация башлана
Татарстанда быел гриппка каршы вакцинация гадәттәгедән бер айга иртәрәк башланды. Район дәваханәсенә беренче партия 3 мең доза вакцина кайткан инде. Бу атна ахырында аны авыл җирлекләрендәге ФАПларга таратачаклар. Киләсе атнадан һәр теләгән кеше үз җирлегендә вакцинация уза алачак
-
Энтеровируслы инфекция хәтта үлемгә китерергә мөмкин
Июнь аенда Россиядә энтеровируслы инфекция белән авыру буенча эпидемиологик хәлнең начараюы күзәтелде. Инфекция Ростов-на-Дону, Липецк өлкәсенең Ельце шәһәрләрендә теркәлде. Вирус эләктерүнең төп сәбәпләре дип күпчелек очракта яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юмыйча ашау, кайнамаган су эчү, гигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәмәү билгеләнде.
-
Алар безгә яшәү өмете бирә
Безнең, авыл кешесенең, гадәте шундый: авырсак та хастаханәгә барырга ашыкмыйбыз, берәр дару кабабыз да, үтәр әле дибез. Чир чигенгән кебек була да, кабат җиң сызганып эшкә тотынабыз. Мин гомерем буе авылда сәүдә системасында әшләдем. Хәзерге кебек тауарны китереп бирмиләр иде. Халыкка кирәкле азык-төлекне юллап кайларга гына барып чыкмый идек. Көзге...
-
Диспансерлаштыру – мөһим бурыч
Агымдагы елның маенда республикада халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру (диспансерлаштыру аша сәламәтлек саклау чаралары үткәрү системасы) башланды. 21, 24, 27, 30 һәм аннан соң 99 яшькә кадәрге район халкын (эшләүчеләр, эшләмәүчеләр, гомумбелем бирү учреждениләрендә көндез укучылар) диспансерлаштыру уздырылачак.
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Әлеге бәйрәм ничек үткәрелә, гомумән, ул нинди көн, сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә - бу һәм башка сорауларга җавапны әлеге язмадан укыгыз.