Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яман шештән даими тикшерелеп торырга кирәк

Узган елның декабрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында республикада балалар тууга, йөкле, бала тапкан хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтүгә багышланган коллегиянең киңәйтелгән утырышы узган иде. Үткән 2013 елда республикада бала тапканда һәм йөклелек вакытында 6 хатын-кызның кан китү, плацентаның таркалуы, септик шок сәбәпле үлү очраклары теркәлгән.

Медицина ярдәме сыйфатының яхшыруы бала табучы, яңа туган сабыйларның үлү очракларын соңгы биш елда киметүгә ярдәм итсә дә, хатын-кызларның сәламәтлеге әллә ни сөендерми. Аналык муентыгындагы җәрәхәтләр, венерик авырулар, бала табу сәләтен югалту кебек проблемалар турында табиблар һәрвакыт сөйләп, аңлатып торалар. Бу җәһәттән шәһәрдә яшәүче гүзәл затларыбызга сәламәтлекләрен кайгырту өчен киң мөмкинлекләр бирелсә дә, авыл җирлекләрендә бу хәзергә бик ансат түгел. Нинди дә булса авыртулар сизгәндә, яисә ашыгыч ярдәм кирәк чагында, авыл хатын-кызына үз авылыннан ерак урнашкан район, шәһәр дәваханәләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шуңа күрә алар озак вакытлар табибка бармый йөри. Еш кына алар дәваханәгә авыру тәмам азынгач киләләр. Һичшиксез, катлаулы формалар алган сырхауны дәвалау кыенга килә.
Авыруларның иң куркынычы - яман шеш. Аны дәвалау, профилактика чаралары турында аерым сөйләп үтәсе килә, чөнки чарасын алдан күрү, тикшеренеп тору күпкә отышлы һәм очсызракка да төшә. Аналыкта яман шеш бигрәк тә урта, өлкән яшьтәге (40-60 яшь тирәсендә) хатын-кызларда еш очрый. Яшьләрдә дә күзәтелә. Яман шеш, гадәттә, аналык муентыгын зарарлый, аналыкның үзендә сирәк урнаша. Кайбер хроник авырулар, мәсәлән, аналык муентыгында кабатланып торган җәрәхәтләр, бала табу куналыгындагы лайлалы катлауның кайтарылуы, чыгуы һәм бала тапканда аналык муентыгындагы травмалар лейкоплакия, полипларның барлыкка килүенә, яман шешнең башлануына сәбәпче булырга мөмкин.
Йөклелектән ясалма юл белән котылу исә хатын-кыз сәламәтлеген нык какшата, ялкынсынулар хасил итә, шуның нәтиҗәсендә рак алды авырулары башлануы мөмкин.
Яман шешнең билгеләре нинди соң? Иң элек, авыруның барлыгын ак бүлендектән, канлы ак килүдән беләләр. Соңрак, кан килү көчәергә мөмкин, чөнки шеш кан тамырларын зарарлый, касыкта авыртулар башлана. Авырту билгә, сөяккә төшә, авыру кеше ябыга башлый. Сырхауның беренче билгеләре күренү белән хатын-кыз кичектергесез табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шешнең яманмы-юкмы икәнен, төгәл диагнозны лаборатор анализлар нәтиҗәләреннән чыгып кына белергә мөмкин. Аннары табиб авыруны хирургия юлы, нурлар ярдәмендә, яисә катнаш ысул белән дәвалауны билгели. Дәвалау никадәр иртә башланса, нәтиҗәләре дә шулкадәр уңышлы булуы хакында әйтеп тормасак та аңлашыла. Ә менә профилактика мәсьәләсендә 30 яшькә кадәр булган һәр хатын-кыз елына - бер, яше утыздан узган нәфис затлар табиб-гинекологка ел эчендә ике тапкыр күренергә тиеш. Әлеге тикшерү вакытында ачыкланган рак алды авыруларын дәвалау, гигиена кагыйдәләрен тиешенчә үтәү дә яман шеш авыруларын кисәтүдә әһәмиятле профилактика чараларының берсе булып тора. Кыскасы, гүзәл затларның һәркайсы үз сәламәтлеге турында даими кайгыртып торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек