Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Энтеровируслы инфекция хәтта үлемгә китерергә мөмкин

Июнь аенда Россиядә энтеровируслы инфекция белән авыру буенча эпидемиологик хәлнең начараюы күзәтелде. Инфекция Ростов-на-Дону, Липецк өлкәсенең Ельце шәһәрләрендә теркәлде. Вирус эләктерүнең төп сәбәпләре дип күпчелек очракта яшелчә һәм җиләк-җимешләрне юмыйча ашау, кайнамаган су эчү, гигиена нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәмәү билгеләнде.

Организмына энтеровируслы инфекция эләккән кеше еш кына вирусны таратучы булып тора яки чирне җиңел формада кичерә. 85 процент очракта авыру симптомнарсыз үтә. Инфекциялеләрнең якынча 3 проценты чирне авыр үткәрә.

Әлеге вирус, нигездә, ун яшькә кадәрге балаларга йога. Нык кечкенәләрне - туганнан алып бер-ике яшькә кадәргеләрне аеруча саклау мөһим.

Инфекция ике фазалы агымда үтәргә мөмкин. Беренчесенең билгеләре - косасы килү, кул һәм аякларга, авыз эченә һәм ирен кырыйларына кызыл тимгелләр чыгу, тән температурасының 38-40 градуска кадәр күтәрелүе, еш кына эч, арка авырта.

Кагыйдә буларак, авыруның мондый очрагы чагыштырмача җиңел үтә һәм кеше терелә.

Икенче фаза - неврологик өзлегүләр. Бу, нигездә, алты айдан башлап өч яшькә кадәрге балаларда була. Бу фаза өч төрле синдромны үз эченә ала. Беренчесе - асептик менингит. Бу вакытта баш авырта, температура күтәрелә. Тиешенчә дәвалаганда кеше сәламәтләнә. Икенчесе - аяк-кулларның нык оюы. Нәтиҗәдә кеше хәлсезләнә. Өченчесе - ромбоэнцефалит. Бу вакытта көзән җыерулар күзәтелә, күрү органнарының эшләве бозыла, күзләр кыегаерга мөмкин. Шулай ук бульбар паралич барлыкка килә, ягъни азыкны йотканда кыенлыклар туа, сөйләшү авырлаша. Иң куркынычы - ромбоэнцефалитның соңгы дәрәҗәсе. Бу вакытта үпкәләр шешәргә, цианоз, шок, комага китерергә, күзләр бөтенләй күрми башларга һәм сулыш алу югалып, кешенең үлеменә китерергә мөмкин.

Энтеровируслар тышкы мохиттә тиз генә юкка чыкмыйлар. Алар елгаларда, башка төрле ачык сулыкларда, бассейннарда, көнкүрештә кулланыла торган әйберләрдә, сөттә, җиләк-җимешләрдә озак сакланалар. Суны кайнатып эчкәндә, ашамлыкны кайнар су белән юганда вируслар үлә. Вирус һава юлы аша, ризык аша һәм көнкүрештәге әйберләр аша бик тиз күчә. Инфекция организмында әлеге авыруны йөрткән кешедән дә йога. Хәтта инфекциянең симптомнары сизелмәгән кешедән дә вирус башкаларга күчәргә мөмкин.

Үзегездә югарыда саналган авыру билгеләрен сизәсез икән, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз белдегең белән дәвалану һич тә ярамый.

Инфекциядән саклану өчен иң беренче чиратта һәркем шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Суны кайнатып кына эчү, ризыкны чистартып ашау, җиләк-җимешне кайнар су белән юу мөһим. Массакүләм чаралардан читтәрәк булуың, кеше күп булган урында йөрмәвең хәерлерәк. Бүлмәләрне көненә ким дигәндә ике мәртәбә җилләтергә кирәк.

Энтеровируслы инфекция булуы ачыкланган балалар учреждениеләренә баланы җибәрү катгый рәвештә тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инфекция белгеч кићђше