Район үзәк больницасының баш табибы Галим Сабирҗановның хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә хәбәр итүенчә, СПИД йоктыручылар районда быел кискен арткан. Гыйнвар аенда ВИЧ-инфекцияле 31 кеше исәптә торса, 1 октябрьгә ул сан 47гә җиткән. Бу чорда чирне беренче тапкыр йоктыруның 11 очрагы теркәлгән, шундый диагноз куелган 5 кеше исә районга читтән күченеп...
Район үзәк больницасының баш табибы Галим Сабирҗановның хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә хәбәр итүенчә, СПИД йоктыручылар районда быел кискен арткан. Гыйнвар аенда ВИЧ-инфекцияле 31 кеше исәптә торса, 1 октябрьгә ул сан 47гә җиткән. Бу чорда чирне беренче тапкыр йоктыруның 11 очрагы теркәлгән, шундый диагноз куелган 5 кеше исә районга читтән күченеп килгән. ВИЧ-инфекциялеләрнең 9ы бүген Круглое Поледа, 12се Бәткедә яши. Әлеге куркыныч чирне йоктыру буенча быел Яңа поселогы "рекорд куйган" - ел башыннан алып анда 3 кеше исәпкә баскан.
Нет комментариев