Сәламәт тәндә – сәламәт акыл
Әлеге бәйрәм ничек үткәрелә, гомумән, ул нинди көн, сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә - бу һәм башка сорауларга җавапны әлеге язмадан укыгыз.
Сәламәтлек көне узган гасырның 50нче елларыннан бирле үткәрелеп килә. Әлеге чара елдан-ел кеше сәламәтлегенә кагылган нинди дә булса бер темага багышлана. Бәйрәм төрле девизлар астында үтә: «Актив тормыш - озак яшәүгә туры юл», «Йөкле булу - шатлыклы вакыйга», «Сәламәтлегебезне табигатьнең тискәре йогынтысыннан саклыйк» һ.б.
Былтыр бу көн «Сәламәт яшәү гомерне озайта» дигән шигаре астында узды. Ә быел исә ул гипертония темасына багышлана. Югары кан басымы инфарктка, инсультка яисә үпкә авыруларына, моннан тыш сукыраюга, аритмиягә дә китерергә мөмкин. Дөньяда 40 процент кеше гипертония чире белән интегә. Ләкин бу авырудан саклану һәм котылу юллары бар.
Бөтендөнья сәламәтлек көне дөньядагы һәрбер кешене сәламәтлегенә игътибарлы булырга өнди, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә.
Сәламәтлекне саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк? Үзең нинди чаралар күрәсең? дигән сораулар белән берничә кешегә мөрәҗәгать иттем.
Айгөл: Мин һәрвакытта да яхшы кәефтә булырга тырышам. Күңел тыныч булганда, тән дә сихәтләнә.
Алинә: Минем Ник исемле этем бар. Кичен аның белән йөреп керү гадәткә кергән. Этем дә сөенә, мин дә уйларымнан арынып торам. Аннары кичен шулай йөреп кергәннән соң йокы да тыныч була, тәмле төшләр дә керә.
Динара: Сәламәт булу өчен - саф һавада күбрәк йөрергә, көләргә, һәр мизгелгә шатланып яшәргә.
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, сәламәтлек - ярты бәхет, дип әйткән борынгылар. Бу чынлыкта да шулай. Сау-сәламәт булганда гына бәхетле буласың. Шуңа да актив тормыш алып барыгыз, саф һавада күбрәк булыгыз, файдалы ризыклар белән тукланыгыз, гел күтәренке кәеф булдырыгыз, шул вакытта сәламәтлегегез нык, тормышыгыз ямьле булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев