Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бакчага сәламәтлек дәресенә спорт мастеры килде

Кеше өчен иң кадерле әйбер ул - сәламәтлек. Сәламәтлекнең нигезе мәктәпкәчә яшьтә, балалар бакчасында салына. Укыту-тәрбия бирү процессының ничек оештырылуыннан чыгып, баланың алдагы сәламәтлеге турында күзалларга була. Кечкенәдән сәламәтлеге турында кайгыртмаган кеше, олыгайгач аны кире кайтара алмый. Шуңа күрә балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрнең төп бурычлары - балаларны чыныктыру, сәламәтлекләрен ныгыту.

«Акчәчәк» балалар бакчасында сабыйларны физик чыныктыру максатыннан төрле чаралар оештырыла. Алар арасында: физик күнегүләр ярдәмендә күңел ачу (күңелле спорт уеннары), сәламәтлек көннәре оештыру, шөгыльләрнең төрле формаларын куллану (суда йөзәргә өйрәтү, бассейнда бәйрәмнәр үткәрү), спорт төрләре белән танышу (футбол, баскетбол, волейбол һ.б), танылган спортчылар белән очрашулар оештыру.
Ата-аналарны балалар бакчасында шушы юнәлештә эшләү белән таныштыру уңаеннан, «Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар» дигән чара үтте.
Балалар бакчасы мөдире Зилә Гайнетдинова балаларны сәламәтләндерү чаралары белән таныштырды. Шәфкать туташы Фәридә Сабирова грипп һәм аңа каршы көрәш чаралары турында сөйләде. Күп балалы әни Алсу Гобәева гаиләдә үзенең балаларын ничек чыныктыруы белән таныштырып китте.
Кунак булып авылыбызның яшь спортчысы Артур Җиһаншин да килгән иде. Ул «Спорт мастеры кандидаты» исеме алган егет. 1994-1995 елгы яшүсмерләр арасында көрәшеп, Казанда I урынны яулап, кубок һәм медаль белән бүләкләнгән. Артур үзенең бу җиңүләрендә тренеры Рамил Закировның да өлеше бик зур булуы турында сөйләде. Әти-әниләре дә шушы уңышларга ирешү өчен бик күп мөмкинлекләр тудырганнар. Артур һәрвакытта сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәм чарага җыелган күп балалы әниләргә кечкенәдән үк балаларының сәламәтлеген кайгыртырга һәм моның өчен бөтен мөмкинлекләрне да булдырырга кирәклеген искәртте. Соңыннан ул көрәш алымнары күрсәтте. Балаларны татлы күчтәнәчләр белән сыйлады.
Авылыбызның сабантуйлары батыры, спорт залының җитәкчесе Рамил Закиров әниләрне балалары белән бергә спорт залына түгәрәккә чакырды. Монда бәйрәм дәвам итте. Бөтен кеше чарадан бик күтәренке кәеф белән кайтып китте. Әлеге чара балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күңеленә хуш килде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балачак илендә

2
X