Якты юл
  • Рус Тат
  • Диспансерлаштыру – мөһим бурыч

    Агымдагы елның маенда республикада халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру (диспансерлаштыру аша сәламәтлек саклау чаралары үткәрү системасы) башланды. 21, 24, 27, 30 һәм аннан соң 99 яшькә кадәрге район халкын (эшләүчеләр, эшләмәүчеләр, гомумбелем бирү учреждениләрендә көндез укучылар) диспансерлаштыру уздырылачак.

    Ягъни берничә белгечлек табиблары, кирәкле тикшерү методларын кулланып, кешеләрнең сәламәтлеге торышын тикшерәчәк. Инструменталь-лаборатор методлар җыелмасы, пациентның җенесенә һәм яшенә карап, Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган.

    Диспансерлаштыру өч елга бер тапкыр үткәрелә. Аның максаты - хроник һәм йогышлы авыруларны вакытында ачыклау һәм дәвалау чарасы күрү. Андый авыруларга: кан йөреше системасы авырулары һәм, беренче чиратта, йөрәктә ишемия авыруы һәм цереброваскуляр авырулар, яман шеш, диабет һәм үпкәдәге хроник авырулар керә. Әлеге авырулар аркасында, дөресрәге, аларны вакытында ачыклап дәваланмаганлыктан, үлем очракларының 75 процентының һәм инвалидлыкка чыгуның төп сәбәпчеләре шушы авырулар.

    Аннан тыш, диспансерлаштыру югарыда күрсәтелгән авыруларны китереп чыгара торган төп факторларны, әйтик, артериаль кан басымы күтәрелү, канда холестерин, глюкоза кирәгеннән артык булу, тәмәке тарту, алкоголь куллану, дөрес тукланмау, физик активлык түбән булудан авыруга һәм симерүгә китерә торган сәбәпләрне ачыкларга да ярдәм итә. Диспансерлаштыруны участок терапевтлары һәм гомумпрактика табиблары үткәрә. Участок табибыгыз диспансерлаштыруның кайчан һәм кайда үткәреләчәген аңлатыр.

    Шунысын да әйтергә кирәк: диспансерлаштыру ике этапта уза. Беренче этабы анкета тутыру, гәүдә озынлыгын, авырлыгын билгеләү һәм терапевт кабул итүе белән тәмамлана. Икенче этап өстәмә тикшерү һәм авыру (сәламәтлек торышын) диагнозын ачыклау максатыннан үтә. Тирәнтен профилактик консультация, тикшерүнең күптөрле инструменталь-лаборатор методлары һәм беренче этапта ачыкланган күрсәткечләр буенча белгечләр күзәтүе үткәрелә. Мондый актив профилактик тикшерүләр һәр конкрет кешедә куркыныч йогышлы авырулар барлыкка килү ихтималын киметә, ә андый авырулардан интегүчеләрнең хәлен җиңеләйтергә, авыру өянәкләрен киметергә ярдәм итә.

    Районның үзәк хастаханәсенең участок табиблары 2013 елда диспансерлаштыру үтәргә тиешле кешеләрнең исемлеген җыйдылар (барлыгы 3230 кеше), айлык план-график төзелде. Район халкына, җитәкчеләргә катгый рәвештә мөрәҗәгать итәм: медицина хезмәткәрләренең диспансерлаштыруга чакыруларына һәм билгеләнгән вакытка дәвалау учреждениесенә килү кирәклегенә җаваплы һәм җитди карасагыз иде.

    Кеше сәламәтлегенең 50-60 проценты яшәү рәвеше белән бәйле. Әгәр дә кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртмый икән, аңа бернинди югары технологияләр дә ярдәм итә алмый. Сезнең активлыктан башка бары сәламәтлек саклау системасы тырышыгы белән генә уңышка ирешеп булмый. Һәркем үзенең, балаларының сәламәтлеген саклау өчен олы җаваплылык тоярга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: