Якты юл
  • Рус Тат
  • Диспансеризация – сәламәтлеккә ышанычлы юл

    Югары технологияләр чәчәк аткан бу заманда кеше торган саен азрак хәрәкәтләнә: көнкүреш техникасы тормышыбызга актив керде, эш урыннарын компьютерлаштыру да кеше сәламәтлегенә файда китерми. Хезмәт, тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән бу ихлас омтылыш, киресенчә, кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Варикоз, симерү, күз авырулары - шул техник революциянең кайбер җимешләре генә. Экологик...

    - Гадәттә, халык табибка нәрсәдер авырта, борчый башлагач кына мөрәҗәгатъ итә, - дип сөйли район дәваханәсенең баш табиб урынбасары Резеда Мөхәммәтшина. - Бу вакытта авыру азган, таралган була. Шуңа да, дәвалау авырлаша, кайбер очракларда файдасы тимәскә дә мөмкин. Безнең төп бурычыбыз - диспансеризация үткәреп, кеше организмында барган яшерен чирләрне ачыклау, сырхау табылган очракта тиешле дәвалау чаралары үткәрү. Быел диспансеризацияне быел без май аенда башлап җибәрдек. Биш айга якын вакыт узса да, табиб бусагасыннан атларга ашыгып торучылар саны кызганыч, әллә ни күп түгел, - диде ул.

    Аның сүзләренә караганда, район халкын ирекле рәвештә дәваханәгә китерү авыр. Аеруча хезмәт кешеләрен. Элегрәк районның төрле оешма, предприятиеләрендә эшләүчеләр, тору урынына карамастан, медицина тикшерүенә берьюлы җыелып килгәндә, күпкә җиңелрәк булган икән. Хәзер исә районда яшәүчеләрне генә кабул итәләр.

    Эшкә йөрүчеләрнең күбесе дәваханәгә килергә вакыт юк, кайберәүләре җитәкчеләр җибәрми дип аклана. Резеда Инсаф кызы әйтүенчә, эш бирүченең андый хокукы юк. "Россия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы 323нче номерлы Федераль законның 24нче маддәсе нигезендә, алар хезмәткәрләренең медицина тикшерүе һәм диспансеризация үтүе өчен, бөтен шартларны тудырырга, эштән каршылыксыз җибәрергә бурычлы.

    Вакыт кысаларына килгәндә, диспансеризация ике этапта уза. Беренче килүдә тикшерү якынча 3-6 сәгать (яшькә карап, тикшерүләр күләме төрле булырга мөмкин) дәвам итә. Бер көннән алып, атнага якын вакыттан соң (анализларның әзерлегенә карап) тикшерү үтүче участок табибына килә. Монысы икенче этап.

    Алынган анализ нәтиҗәләре буенча икенче этап диспансеризациянең кирәкме-юкмы икәне билгеле булачак. Әйтик, нинди дә булса хроник йогышлы авыру бар дигән шик туганда, яисә йөрәк-кан тамырлары авыруы янаганда, табиб, бу хакта сезгә хәбәр итеп, өстәмә медицина тикшерүләренә җибәрәчәк.

    - Диспансеризацияне эш, уку, тору урыны буенча беренчел медицина ярдәме күрсәтелүче медицина оешмасында үтәргә мөмкин, - дип аңлата тәртибен Резеда Мөхәммәтшина. - Участок табибы, фельдшер яисә регистратура хезмәткәре диспансеризацияне кайда, кайчан, ничек узарга мөмкин икәнен аңлатып, кайсы вакытка килергә кирәклеге хакында да хәбәр итәчәк, - диде Резеда ханым.

    Өч елга бер тапкыр булса да, табибка күренеп кайтыр өчен вакыт табу авыр түгел, минемчә. Кирәкле тикшерүләрне узып, күпме күңелсезлекләрне урап узарга, бәладән котылырга мөмкин бит. Шуңа күрә, район халкын әлеге мәсьәләгә җаваплы карарага, вакытында диспансеризация узарга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: