Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Алар безгә яшәү өмете бирә

Безнең, авыл кешесенең, гадәте шундый: авырсак та хастаханәгә барырга ашыкмыйбыз, берәр дару кабабыз да, үтәр әле дибез. Чир чигенгән кебек була да, кабат җиң сызганып эшкә тотынабыз. Мин гомерем буе авылда сәүдә системасында әшләдем. Хәзерге кебек тауарны китереп бирмиләр иде. Халыкка кирәкле азык-төлекне юллап кайларга гына барып чыкмый идек. Көзге...

Безнең, авыл кешесенең, гадәте шундый: авырсак та хастаханәгә барырга ашыкмыйбыз, берәр дару кабабыз да, үтәр әле дибез. Чир чигенгән кебек була да, кабат җиң сызганып эшкә тотынабыз. Мин гомерем буе авылда сәүдә системасында әшләдем. Хәзерге кебек тауарны китереп бирмиләр иде. Халыкка кирәкле азык-төлекне юллап кайларга гына барып чыкмый идек. Көзге пычракларда, кышкы бураннарда юлда батып күпме туңган чаклар булды. Әле аның тауар салынган тартмаларын, капчыкларын да үзең төйисең. Авыр, күтәрә алмыйм диюләр юк инде ул, кирәкле тауарларыңны гына бирсеннәр. Җитмәсә, безнең эш тә гомергә аяк өстендә тору, туктаусыз йөрү белән бәйле бит. Менә шушы тырышып йөрүләр, вакытында сәламәтлегеңне кайгыртмау олыгая башлагач сиздерә икән. Буыннар сызлый, хәрәкәтләр сүлпәнләнә, әле бер, әле икенче җир авырта. Лаеклы ялга чыккач, табибларга йөрергә дә вакыт бар, ләкин күп дәвалау чаралары вакытында күрелмәгән шул инде.

Әле шушы араларда гына миңа Күзкәй амбулаториясендә дәваланырга туры килде. Бу сәламәтлек йортының диварларына килеп керү белән үк үзеңне, ничектер, ялгыз авыру, шәһәрдәге кайбер медицина учреждениеләрендәге кебек кирәксез итеп тоймыйсың. Күңелдә ышаныч, өмет уяна. Шул кадәре җылы, дустанә мохит монда: чиста, матур, гөлләр үсеп утыра, шәфкать туташлары якты йөзле, тәмле телле. Ай буе диярлек бирегә йөреп дәваландым. Амбулатория мөдире Фәнис Шәйхеләхмәтовның дөрес дәвалау чаралары билгеләве, ә шәфкать туташларының аның күрсәтмәләрен җиренә җиткереп үтәүләрендәдер хикмәт, күп тә үтмәде үземне әйбәт хис итә башладым. Биредә бит аның шәфкать туташлары да тәҗрибәле, җитди, авыруга ярдәме тисен дип ихлас күңелләрен биреп тырышалар, киңәшләр бирәләр. Кыскасы, монда йөри башлауга ук күңелдә терелүгә өмет уяна. Дәвалануыма байтак көннәр үтте, шөкер, үземне яхшы хис итәм, бакчамда рәхәтләнеп эшлим, күңелем көр, яшим дип яшим. Авылыбыз табибы (кешеләрне дәвалау сәләтен Ходай аңа үзе биргәндер) Фәнис Харрасовичка, шәфкать туташлары Рәмилә Газизовага, Люция Шәйхаттаровага, Флюра Габдрахманова, Әминә Заһидуллинага нинди рәхмәтләр укысам да аз булыр. Мин аларга игелекле эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет телим, бала кайгысы, аерым хәсрәт күрмәсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сђламђтлек