Канун һәм хокук тәртибе рубрикасы буенча яңалыклар
-
7 февраль 2021 - 13:10Хезмәт килешүе һәм гражданлык-хокукый характердагы килешү – аерма нидә?Тикшерүләрдән күренгәнчә, эш бирүчеләр еш кына гражданнар белән хезмәт килешүе урынына гражданлык-хокукый характердагы килешү төзиләр, ә бу гражданнарның хезмәткә хокукын бозу булып санала.
-
13 декабрь 2020 - 12:30Интернет мошенникларыОстап Бендер кешедән акча алуның чагыштырмача гадел булган 400ләп ысулын белгән. Бу әле Интернет һәм кәрәзле телефоннар булмаган заманда. Бүгенге көннең җиңел итеп акча эшләргә яратучылары бөек комбинаторның төшенә дә кермәгән мөмкинлекләргә ия. Бүген мошенниклар өйләргә йөреп тә «интекми». Хәзер алар дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан торып акча «эшли» ала. Моның өчен телефон һәм Интернетка чыгу гына кирәк. Соңгы вакытта цифрлы технологияләр ярдәмендә эшләнгән җинаятьләр саны бермә-бер арткан. Дистанцион мошенниклык төрләре турында район Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары – тикшерү бүлеге башлыгы, юстиция подполковнигы Руслан Исмәгыйлов сөйли.
-
27 ноябрь 2020 - 13:25Штрафны вакытында түләү отышлыРоссия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге, ноябрьнең соңгы ункөнлегендә, суд приставлары белән берлектә, эчке эшләр органнары тарафыннан салынган штрафларны җыю чаралары үткәрә.
-
10 сентябрь 2020 - 14:00Урлыйлар һәм алдыйларУзган атнада районда алты урлау факты теркәлгән, аның берсе генә ачылган. Мошенниклык да көннән-көн чәчәк ата. Шундый өч алдау факты теркәлгән, берсе дә ачылмаган. Транспорт урлауның ике очрагы билгеле булган. Бәхеткә, каракларны тапканнар.
-
14 ноябрь 2019 - 13:45Аталык хокукыннан мәхрүм ителдеБалигъ булмаган баланың әнисе судка мөрәҗәгать итә. Ул баланың әтисен аталык хокукыннан азат итүне сорый.
-
23 август 2019 - 13:45Әти-әниләрнең берсе риза булмаса, балага чит илгә чыгу тыелаРоссия Эчке эшләр министрлыгының 11.02.2019 ел, №62 боерыгы нигезендә, Россия Федерациясенең балигъ булмаган гражданына Россия Федерациясеннән чыгу өчен ризалык турында гаризаларны бирү, карау һәм исәпкә алуның яңа тәртибе расланды.
-
12 июль 2019 - 13:05Банк басарга ире мәҗбүр иткәнМай аенда Башкортстанның Салават шәһәрендә урнашкан «Россельхозбанк» бүлекчәсендә эшләүче кассир югалган иде. Соңыннан аның бар гаиләсе белән 20 млн сум акча урлап качып китүе ачыкланды. Алар кулга алынды.
-
30 июнь 2019 - 08:35Әтисе улына пычак белән кадаганИкенче очрак шулай ук сәламәтлеккә зыян салу белән бәйле. Монда да утлы корал – пычак.
-
29 июнь 2019 - 09:45Бурыч аркасында чыккан низагМарт аенда Тукай районы территориясендә урнашкан бер җитештерү базасында берничә ир-ат арасында низаг чыга.
-
22 май 2019 - 11:1549 ел стажы булса да ялгышканУзган атна дәвамында район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 174 шалтырату кабул ителгән. Алты урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда атналык киңәшмәдә хәбәр ителде.
-
16 май 2019 - 10:30Автомобиль урламакчы булганУзган атна барышында район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 208 хәбәр кергән. Җиде очрак буенча җинаять эше ачылган.
-
26 апрель 2019 - 09:45Шилнәбашта хәрби кораллар саклаганнарУзган атнада район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 143 шалтырату килгән. 7 факт буенча җинаять эше кузгатылган.
-
30 март 2019 - 11:50Табигатькә зарар китерсәң – түлә2002 елның 10 гыйнварында кабул ителгән 7нче федераль закон нигезендә, әйләнә-тирә мохиткә зыян салган өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары ТР Росприроднадзор идарәсенә түләү декларациясе тапшырырга тиешләр.
-
30 март 2019 - 09:25Үзмәшгульлек буенча салымБыел гыйнвар башыннан Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре кебек эре территорияләр белән беррәттән Татарстанда да үзмәшгульлеккә салым кертү башланды. Әлегә эксперимент рәвешендә. Һәм бу эксперимент 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Салым режимының әлеге төренең үзенчәлекләре хакында газета укучыларга 9нчы районара салым инспекциясе башлыгы урынбасары Альберт Миңнәхмәтов аңлатма бирә.